Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кичә эш сәфәре белән Алабуга шәһәренең үзәк урамнарын карап чыкты.
Республика лидерын ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, ТР хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, ТР хәрби комиссары Сергей Погодин, КФУ ректоры Илшат Гафуров һ.б. рәсми затлар озата барды.
Алабуга – республика картасында туристларны җәлеп итә торган территорияләрнең берсе. Быел гына да шәһәрдә 165 меңнән артык кеше кунак булып киткән. Хәзер аны туристларны тагын да ныграк тарта торган итү бурычы куелган. Олеся Балтусова фикеренчә, эшне тарихи мирас объектларын тәртипкә китерүдән башларга кирәк. Андый уникаль архитектур һәйкәлләр элеккеге буыннардан бүгенгеләргә мирас булып калган.
Аерым алганда, башта шәһәр үзәгендәге Говоров урамына тукталдылар. Биредә Россиянең бөек рәссамы Иван Шишкин һәйкәле бар. Аның каршында, Набережная урамында, - Алабуга мәдәният һәм сәнгать колледжы бинасы. Ул чагыштырмача күптән түгел генә төзекләндерелгән һәм, күршедәгеләре белән чагыштырганда, гасырдан артык тарихы булган бина күзләрне иркәләрлек. Ә менә XIX гасырда салынган 8 нче номерлы йортның бүгенге торышы-хәле Татарстан Президентының кәефен кырды. Әлеге йортта берничә гаилә яшәвен билгеләп үтик. “Бу йортның фасады белән түбәсен тәртипкә китерергә кирәк”, - диде Рөстәм Миңнеханов Алабуга дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы генераль директоры Гөлзадә Руденкога кимчелекне күрсәтеп. “Йорт программага кертелгән иде, ләкин аннары чыгарылды. Шунда торучылардан капиталь төзекләндерүгә җыелган акча бөтен эшләргә, хәтта шуңа дип каралган федерация һәм республика акчаларын кушсак та, җитми”, - дип бу мәсьәләдә сүз алды районның ТКХ һәм төзелеш департаменты директоры Василий Филиппов. Моңа каршы республика башлыгы: “Биналарның тышкы кыяфәтен тәртипкә китерү мөмкинлеге табарга кирәк”, - дип басым ясап әйтте.
Юл уңаенда тукталган икенче йортта 1912 елда Михаил Атаманов – Польша Халык Республикасының булачак герое туган, шунда яшәгән булган. Бу объект та хәзер игътибар таләп итә. Рөстәм Миңнеханов шушы бинага янкорма булган җәйге пиццерия конструкциясен җиңеләйтергә киңәш итте. “Артык монументаль. Җәйге мәйданчыклар шәһәргә кирәк, ләкин бу кыяфәттәгене мин килештермәс идем”, - дип билгеләп үтте ул.
Алдагы йорт турысында ТР хәрби комиссары Сергей Погодин аңлатма биреп: “Бу бинада 1936 елда хәрби комиссариат урнашкан булган”, - диде. Президент исә, анысының да фасадын яңарту комачауламас, диде.
Сыйфатлы агач белән тышланган алдагы бина тирә-юнендәгеләре арасында төс-кыяфәте ягыннан әйбәтлеге белән аерылып тора. “Бу да авария хәлендәге бина иде. Район башлыгы монда музей урнаша ала, дип хәл итте. Акча бүлеп бирелде, хәзер биредә – Хәтер музее”, - дип аңлатты Руденко. Биредәге экспозиция шушы бәләкәй шәһәрнең сугыш елларындагы тормышы турында хәтер саклый. Борынгы бинаны шул рәвешле файдалануны республика лидеры хуплады. Гассар урамындагы кунакханә утары булдыру идеясен дә начар түгел, диде. Ә менә Алабуга дәүләт тарихи-архитектур һәм сәнгать музей-тыюлыгы дирекциясе бинасының начар хәлдә булуы өчен директорга эләкте. “Сезнең өегездә тәртип бармы? Ник алайса монда алай түгел? Фасады да, тәрәзәләре дә ремонт таләп итә”, - дип канәгатьсезлек белдерде Президент. Шулай ук каршы яктагы бинаны да төзекләндерәсе бар. Әлеге борынгы аерым йортта хәзерге вакытта балалар бакчасы эшли.
“Ә бу, мөгаен, республика территориясендә мәдәнияттә дәүләти-хосусый партнерлык өлкәсендә бердәнбер пилот проекттыр. Бина хосусый. Музей-тыюлык мәйданнарның бер өлешен заманча этносәнгать залына арендалый”, - диде учреждение директоры. ТР Президенты аның яныннан үтеп китә алмады: идеясе дә, экспозициясе дә аның күңеленә хуш килгән иде.
Казан исемен йөрткән урамда Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе белән 2 катлы иске йорт 2007 елда ук төзекләндерелгән. Хәзер анда Алабуга кунаклары арасында иң популярлар объектларның берсе Шәһәр тарихы музее урнашкан. Анда интерактив экспозиция борынгы заманнардан алып бүгенгегә кадәр чорларны гәүдәләндерә. Биредә Президент озаклап тоткарланып, бөтен залларны диярлек күздән кичерде.
Музейдан ерак түгел урында, юл аша гына, шулай ук борынгы бинада Алабуга медицина училищесы урнашкан. “Фасадын карап торырга тырышабыз. Ә менә коммуникацияләре яңартуны таләп итә”, - диде Президентка ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин.
1860 елда төзелгән өяз хатын-кызлар училищесы бинасында исә төзекләндерү эшләре күптән һәм актив алып барыла. Анда эшләр барышы турында КФУ ректоры Илшат Гафуров аңлатма бирде.
XIX гасырның икенче яртысына караган биналар комплексын интерактив Балалар музей үзәге итеп эшләргә исәпләре. Спас ур., 11 адресы буенча урнашкан комплекска шәһәрнең тарихи өлешендәге бердәнбер саналган 3 катлы йорт та керә. Биредә элек мәдәният колледжы булган, инде хәзер анда уен мәйданы, планетарий, әкият иле, мәктәп музее һәм IT-музей урнаштыру ниятләнә. “Идеясе әйбәт. Ләкин бу инде музей булмый, ә иҗат сарае килеп чыга. Бәлки шулай дип атаргадыр да”, - дигән фикердә Миңнеханов. Әмма мәсьәлә акчага төртелә. Идея туган 2009 елда проект 35 млн сум дип исәпләнгән. Руденко аның бүгенге бәясен исәпләп чыгарып хәбәр итәргә сүз бирде. «Ак Барс» Банк» ГАҖыныкы булган иске җитештерү мәйданнары ремонттан соң шушы максатка туры киләчәк, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
ТР Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы подразделениеләре - Мәшгульлек үзәге, социаль яклау һәм компенсация түләүләрен бирү бүлеге шәһәр үзәгенең 2 бинасында урын алган. XIX гасыр объектларының икесе дә реставрацияләнгән һәм торышлары әйбәт күренә. Шундагы җәяүлеләр юлы исә – моның капма-каршысы. “Төзекләндерү эшләре барышында уникаль керамик бордюр ташы ачылды. Аны ватарга ярамый”, - дип ачыклык кертте ведомство башлыгы Эльмира Зарипова.
Президент исә бу хәлдән чыгу юлын тиз тапты: борынгы бордюрлар музейга озатыла, ә алар урынына шундый ук стильдә һәм технология буенча эшләнгән яңалары куела.
Архитектур һәйкәлләр саны буенча биредә 14 биналы Суворов училищесы санала. Спорт залларының берсе Октябрь революциясенә кадәр төзелгән һәм элек ярминкәләр уздырыла торган корылмада урнашкан.
XIX гасыр чиркәү комплексы булган Спас соборының тышкы кыяфәте Татарстан Президентын хафага төшерде. Гөмбәзләре купшакланган, штукатуры яргаланган һәм урыны белән коелып пеләшләнгән... “Моннан ун ел элек тарихи һәйкәлләрне торгызу буенча федераль программа бар иде. Бер өлешен шул вакытта эшләп өлгердек. Ләкин ул программа хәзер юк, ә эшләр әле шактый”, - диде бу мәсьәләдә Гөлзадә Руденко. “Фасад белән гөмбәзне республика үз өстенә ала. Ирек Әнвәрович, моның өчен нәрсәләр кирәген карага кирәк. Төзекләндерү эшләренә быел ук керешергә”, - дип күрсәтмә бирде республика башлыгы. Ә инде эчке эшләрен Алабуга районына һәм епархиягә үз өсләренә алырга туры килә, диде ул.
Хәтер мәйданына килгәч, Рөстәм Миңнеханов Иван Шишкин туган йортны карады, Советлар Союзы маршалы Леонид Говоров һәйкәле янында тукталып, аның истәлегенә чәчәкләр салды һәм яр буендагы паркка карап хозурланды. Шундый гүзәллеккә тиенгәнсез, дип билгеләп үтте ул.
Бераз соңрак яр буенда Рөстәм Миңнехановка Алабугада төзеләчәк тагын бер объект презентацияләнде. «Казан» производство-төзелеш берләшмәсе капиталь причал төзелеше проектын эшләгән, ул хәзер килештерү хәлендә. Санкт-Петербург инвесторлары причал төзүдә катнашырга теләк белдергән. Елганың яр буйларына зыян килмәячәк - проектның уникальлеге әнә шунда. Шулай ук елганың төбен тирәнәйтү дә күздә тотылмый.