Бүген Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Президенты каршындагы Стратегик үсеш һәм өстенлекле проектлар советы Президиумы утырышында катнашты. Мәгариф өлкәсендәге мәсьәләләргә багышланган чараны Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев уздырды.
РФ Хөкүмәте Рәисе билгеләгәнчә, мәгарифне үстерүнең төп юнәлешләренең берсе - мәктәпләрдә тиешле инфраструктураны булдыру. Аерым алганда, табигый фәннәр укытучыларын лабораторияләр белән тәэмин итү (химия һәм биология). "Хәзер виртуаль дөнья күп төрле кызыклы мөмкинлекләр бирә, ләкин мәктәп балалары барлык нәрсәнең табигатен чынлап та аңласыннар өчен, җиһазлар, лаборатор кирәк-яраклар кирәк, - диде Дмитрий Медведев. - Шул ук вакытта бөтен яңа мәктәпләр, югары мәгариф стандартларына җавап бирүче яңа сыйныфлар, яңа лабораторияләрне исәпкә алып, төзелергә тиеш, анда уку җайлы, кызык һәм куркынычсыз булырга тиеш".
Киләсе юнәлеш - урта һөнәри белем бирүне модернизацияләү һәм алдынгы технологияле предприятиеләрне эшче кадрлар юелән тәэмин итү. РФ Премьер-министры искәрткәнчә, әлеге проектны гамәлгә ашыру эше 10 ел элек үк башланды: уртак финанслау принципларындагы берничә программа гамәлгә ашырыла башлады, берничә заманча көллиятләр, урта махсус белем бирү оешмалары булдырылды. Аның сүзләренчә, шулай да белем алып чыгучыларның дәрәҗәсе заманча производство таләпләренә җитеп бетми.
"Ләкин уңай юнәлеш сизелә. Без, белгәнегезчә, WorldSkills халыкара хәрәкәтенә кушылдык. Бу проект кысаларында эшләү өчен яхшы үрнәк. Әмма безгә бу өлкәдә дә үз мәгариф стандартыбызны булдыру, белгечләрне әзерләү программаларын булдыру һәм алар нигезендә урта һөнәри белем бирү системасын үзгәртү зарури. Һәм, әлбәттә, заманча җиһазлар алу, әлеге стандартларны студентларга җиткерә алырлык укытучыларны әзерләү зурур", - дип ассызыклады Дмитрий Медведев һәм Казандагы 2019 елгы WorldSkills Championship чемпионатында Россия бердәм командасының уңышлы чыгыш ясавы мөһим бурыч булуын билгеләде.
Тагын бер юнәлеш - инновацияләр чыганагы үзәге булырлык итеп югары мәктәпне үстерү, дип билгеләде Дмитрий Медведев. "Беренчедән, алдынгы университетлар нигезендә инновацияләрне булдыру һәм алга этәрү системасын оештырырга кирәк, бу университетларга үз интелектуаль продуктларында акча эшләүне мөмкин итә. Икенчедән, мәгариф һәм фәнни тикшеренү хезмәтен күрсәтү дөнья базарында конкурентлыкны арттырырга һәм халыкара рейтингларның югары урыннарында ныгу мөмкинлеген бирә", - диде Россия Премьер-министры.
Тагын бер мөһим бурыч - онлайн белем алугы ярдәм итү. Биредә, Дмитрий Медведев сүзләренчә, берничә әһәмиятле яклар бар: бу һәркемгә ачык булуы, эчтәлеккә, сыйфатка таләпләр, платформаны даими рәвештә яңарту, онлайн-курсның формаль мәгариф процессына яраклашуы.
Утырышта Рөстәм Миңнеханов кыскача Татарстан Республикасының заманча мәгариф системасын төзүдә тәҗрибәсе һәм "балалар бакчасы - мәктәп - вуз" элемтәсенең өзелмәс булуы турында сөйләде. ТР Президенты урта һәм махсус белем бирү оешмалары белән хезмәт белән тәэмин итүчеләр арасындагы багланышлар темасына да кагылды, бу республика территориясендә актив гамәлгә ашырыла.