Яңалыклар

09.07.2016

Метеорологлар фаразлавынча, республиканың көньяк-көнчыгыш районнарында быел янә аномаль корылык булырга мөмкин. Бу закта ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте. Киңәшмәне видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә шулай ук ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин да катнашты. 

09.07.2016

Ел башланганнан бирле Татарстан Республикасында 1 млн. 139 мең квадрат метрдан артык торак файдалануга тапшырылган, бу үткән елның шул чорына карата 107% тәшкил итә. Үткән ике атнада 117,5 мең кв.м булган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин да катнашты.   

08.07.2016

«Ефәк юлы» халыкара раллие бүген кич Мәскәүдә Кызыл мәйданнан старт алды.

Ралли, Россия, Казахстан һәм Кытай территорияләре аша узып, 24 июль көнне Пекинның Тяньаньмэнь мәйданында тәмамланачак.

Катнашучылар 10 мең километран артык юл узачак – өч илнең 15 шәһәре аша. Җиңү өчен барлыгы 110 юлсыз җирдә йөри алучы автомобиле һәм 27 йөк автомобиле көрәшәчәк, шулардан - «КАМАЗ» күренекле йөк автомобильләре, шулай ук  бөтендөнья раллие легендалары – Стефан Петерансельнең, Себастьян Лебның, Сириль Депреның джиплары.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тантананың шәрәфле кунакларыннан берсе булды.   

08.07.2016

Татарстан Республикасы журналистларның «Россиядә эшкуарлык: тарих, проблемалар, уңышлар» V бөтенроссия конкурсында беренче урынны яулады.  

Конкурс «Россия Федерациясе субъектларында инвестицион климат торышының илкүләм рейтингы» проекты кысаларында узды. Конкурсны Стратегик инициативалар агентлыгы (СИА) оештырды.

07.07.2016

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында ТР Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә “Татспиртпром” ААҖ директорлар советы утырышы узды. Анда  компаниянең финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре, салымнар түләү һәм бюджетка җыемнар кертү һәм башка мәсьәләләр турында фикер алыштылар.

07.07.2016

Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков республикада телемедицина  технологияләрен үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды. Киңәшмә Казанда Төбәкара клиник-диагностика үзәге базасында узды. Аның эшендә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, Татарстан медицина учреждениеләренең баш табибләре катнашты.

07.07.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллы шәһәренә эш сәфәре кысаларында «ТЭМПО» Кама металлургия комбинатында булды. Завод сортлы прокат һәм төзелеш арматурасы җитештерәчәк. 

Бу масштаблы һәм Татарстан Республикасы территориясендә үзенә күрә бердәнбер инвестицион проект 2012 елда старт алган. Инвестицияләрнең гомуми суммасы 5,5 млрд. сумнан артып китә. Бүген җитештерүне эксплуатациягә кертергә әзерлиләр. 

07.07.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов CNH Industrial авыл хуҗалыгы техникасын җитештерү заводында булды. Искәртик, бүген Татарстан Президенты эш сәфәре белән Чаллы шәһәрендә. 

07.07.2016

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Казанның Иске Аракчино поселогындагы  Барлык диннәр гыйбадәтханәсендә булды. Бу гыйбадәтханә ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, рәссам-монументалист Илдар Ханов (1940-2013) тарафыннан төзелгән.

07.07.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллы шәһәренә эш сәфәре кысаларында автоградның сәнәгать зонасында юллар челтәрен торгызу эшләре тәмалануга багышланган тантанада катнашты. Чарада шулай ук Чаллы мэры Наил Мәһдиев, Татарстан Республикасы юллар хуҗалыгы һәм транспорт министры Ленар Сафин, «Моношәһәрләрне үстерү фонды» КБО генераль директорының беренче урынбасары Сергей Карпов һәм башкалар катнашты.

Битләр: << 1291 1292 1293 1294 1295 ( 1296 ) 1297 1298 1299 1300 >>