Илдар Халиков Арчада яңа фатир алучыларны котлады

31.08.2016

Бүген көннең беренче яртысында ТР Премьер-министры Илдар Халиков Арча муниципаль районына килде. Төп максаты – халыкның торак шартларын яхшырту программаларын тормышка ашыруның барышы белән танышу иде.

Илдар Халиков муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев озатуында социаль ипотека программасы буенча төзелгән 36 фатирлы яңа торак йортны (Горький ур., 36а)  карады. Барлык төзелеш эшләре август уртасында төгәлләнгән булган. Эчке эшләре тулысынча башкарылган яңа уңайлы фатирларга хуҗалары якын арада күченәчәк.

ТР Премьер-министры торак йортның тышкы һәм эчке эшләренең сыйфатын бәяләде, фатирларның берсенә кереп карады. Район башлыгы хәбәр иткәнчә, социаль ипотека программасында катнашучылардан тыш, Бөек Ватан сугышы ветераннары гаиләләре, шулай ук ятим балалар яңа торак алганнар.

Аннары Илдар Халиков Красная Слобода урамына килде, анда республиканың торак программаларында катнашучылар өчен салынган 15 фатирлы яңа йортка күченү тантанасында катнашты.

Үзенең сәламләү сүзендә ТР Премьер-министры, Арча районы соңгы берничә елда сизелерлек үзгәрде, социаль объектлар һәм сәламәтлек саклау учреждениеләре ачыла, яңа тораклар файдалануга тапшырыла, халыкка ял итү өчен шартлар булдырыла, дип билгеләде.

“Мин сезне тормышыгыздагы бу мөһим вакыйга белән котлыйм. Яңа фатирга күченү  һәр гаилә өчен зур вакыйга. Барыгызга да иминлек, күңел җылылыгы һәм уңайлыклар телим”, - диде ТР Хөкүмәте башлыгы.

Ул шулай ук бу йортны төзүдә катнашкан подряд оешмалары җитәкчеләренә рәхмәт белдереп, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатларын тапшырды.

Аннары Илдар Халиков һәм Арча районы башлыгы Илшат Нуриев яшь гаиләләрнең берсе Мөхәммәдиевләрдә булдылар.

Иң соңыннан Илдар Халиков Казансу елгасының яңартылган яр буена килде. Монда аны ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман каршы алды һәм аның өчен зур булмаган экскурсия уздырды. Парк үзәгендә ясалма күл булдырылган. Сулык тирәсендә агач түшәп сукмаклар салынган. Актив ял итү өчен волейбол мәйданчыгы, балалар уен зонасы оештырылган. Шулай ук парк территориясендә амфитеатр һәм тирә-юньне күзәтү мәйданчыгы да бар.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Булат Низамиев.