Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Гарәп ат чабышлары бөтендөнья фестивале башкарма директоры Лара Савая белән очрашты. Очрашу Казан ипподромы территориясендә үтте. Лара Савая шулай ук - Халыкара гарәп ат чабышлары судьялар федерациясендә Хатын-кызлар арасында ат чабышлары комитеты рәисе һәм Халыкара ат-спорт академияләре федерациясе Идарә рәисе.
Яклар ат үрчетү өлкәсендә хезмәттәшлек һәм ат чабышлары индустриясен үстерү буенча перспективалы юнәлешләр турында фикер алыштылар.