Илдар Халиков: Татарстан төбәктәге дача җәмгыятьләре проблемаларын хәл итүгә 550 млн сум акча бүлеп бирәчәк

15.09.2016

2017 елда бакчачылык һәм дача җәмгыятьләренең көн кадагындагы проблемаларын хәл итү өчен Татарстан бюджетыннан 550 млн сум акча бүлеп биреләчәк. Бу хакта әлеге бергәлекләр мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә ТР Премьер-министры Илдар Халиков хәбәр итте.

Татарстанның коммерцияле булмаган бакчачылык һәм дача берләшмәләре берлеге идарәсе рәисе Владимир Дейнекин докладында дача һәм бакчачылык җәмгыятьләренә керү юллары булмау яки тузган булуы, су тәэминаты, электр челтәрләренең торышы, чүп чыгару мәсьәләләрендәге проблемаларны кузгатты. Аларга хакимиятнең реакциясе шунда ук булды.

“Бакчачылар белән сөйләшүдә без шуны аңладык: көндәлек зур проблемалар – нәкъ менә сез атап чыкканнары. Президентыбыз Рөстәм Нургали улы тарафыннан карар кабул ителеп, бүген үк профильле министрлыклар һәм ведомстволар 2017 ел бюджетына бакчачылык җәмгыятьләренә керү юлларын төзекләндерүгә һәм үзгәртеп коруга 300 млн сум акча каралырга тиешлеге турында күрсәтмә алачак. Бары тик ул акчаны, бакчачыларга файдасы һәр сумның нәтиҗәлелеге максималь булсын өчен, дөрес итеп бүлергә генә кирәк. Моның өчен республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы җаваплы, - дип хәбәр итте Илдар Халиков. - Электр энергиясе буенча Рөстәм Миңнеханов “Челтәр компания”нең инвестицион программасына 2017 елга кимендә 100 млн сум карауны йөкләде. Биредә челтәрләрне җәмгыятьләр чикләренә китереп җиткерү турында сүз. Эчтә исә хәл итүнең башка юлларын карарбыз. Су – тагын бер мөһим юнәлеш. Бакчачылык җәмгыятьләрендә су күп кулланыласы болай да билгеле. Татарстан Президенты бу мәсьәләне чишү өчен 2017 елда 100 млн сум бүлеп бирергә булды”.

Республика тагын 50 млн сум акчаны чүп мәсьәләсен хәл итүгә тотачак: чүп җыю мәйданчыклары оештыру, контейнерлар алу һ.б.лар.

Территорияләренең эчендә карап тоту мәсьәләләре - бакчачылык җәмгыятьләренең үз эше. Ләкин, җыелган проблемаларның күләмен исәпкә алып, мәсьәләләрне хәл итүдә республика катнашырга әзер. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы аеруча мөһим проблемаларны туплау йөкләмәсе алды, ә Татарстан финанслашу кысаларында акча кертергә әзер: бакчачылар җыйган һәр сумга республика казнадан 1 сум өсти.

ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына һәм ТР буенча Эчке эшләр министрлыгына бакчачылык җәмгыятьләре территорияләрендә янгын куркынычсызлыгы һәм хокук тәртибе белән тәэмин итүнең камилрәк яңа схемаларын әзерләү бурычы куелды. Ә бакчачылык һәм дача бергәлекләре якын арада территорияләрен инвентаризацияләргә тиеш. Республикада ташландык участокларның күп булуы дөрес түгел, дип игътибарны юнәлтте Илдар Халиков. Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы белән Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы проблеманы хәл итүдә булышыр. Әгәр җир хуҗасының кишәрлегендә эше юк икән, аны тартып алырга һәм бүтән хуҗа табарга кирәк.

“Бу мәсьәлә җәмгыятьнең үзендә хәл ителсә әйбәт була. Яңа хуҗа табалармы яки җирне күршедәге кишәрлеккә кушалармы яисә бүлешәләрме – бу бакча яки дача җәмгыятьләре әгъзалары гомуми җыелышта хәл итәргә тиеш. Иң мөһиме – җир эшкәртелергә һәм аннан файда килергә тиеш. Татарстанда миллионга якын кеше бакчачылык хуҗалыгында мәшгуль, күпчелеге өчен бакча – ярдәмче хуҗалык һәм кеременә өстәмә. Моннан тыш, табибларга ышансак, бакчада эшләү әле гомерне дә озайта”, - дип билгеләп үтте Илдар Халиков.

Татарстанның коммерциячел булмаган бакчачылык һәм дача берләшмәләре берлеге идарәсе рәисе Владимир Дейнекин, Россиядә шундый максатка моның кадәр сумма бүлеп бирү турында карар кабул ителгәне юк әле, дип игътибарны юнәлтте.

“Билгеле, 550 млн сум – бу җитәрлек сумма түгел, ә беренче адым гына. Ләкин бу адым – иң әһәмиятлесе. Кайдадыр 50 млн сум бүленә, кайдадыр – 30, ә бездә – 550 млн сум һәм, шуңа өстәп, уртагыннан финанслашу. Шул рәвешле, без үзебезнең күп кенә мәсьәләләребезне хәл итәрбез дип уйлыйм”, - дип белдерде Дейнекин.

 


“Татар-информ” МА