Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Киләчәккә караш» кече һәм урта эшкуарлык форумының пленар утырышында катнашты. Чара Казанда Идел буе физик культура, спорт һәм туризм дәүләт академиясендә узды.
Уку-лаборатория корпусына килүгә үк Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов һәм республика министрлыклары җитәкчеләре белән бергәләп, холларның берсендә оештырылган форум күргәзмәсен күздән кичерде.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның “Химград” технополисына килде. Биредә берьюлы өч югары технологияле производство эшләтеп җибәрелә.
Air Liquide – техник газлар һәм газ кушылмалары җитештерү станциясе – Казан һәм тулаем Татарстан предприятиеләрен үз продукциясе белән тәэмин итәргә җыена. Технополисның Франциядән килгән резиденты сәнәгать газлары җитештерү буенча дөньяда әйдәп баручылардан санала. Җитештерү номенклатурасы республика сәнәгатен һәм, беренче чиратта, технополисның 256 компания-резидентын заманча газлар һәм газ кушылмалары белән тәэмин итү мөмкинлеге бирә. Әлеге продукция предприятиеләрнең энергиягә чыгымнарын һәм атмосферага зарарлы матдәләр чыгуын киметергә булыша.
Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков кече һәм урта эшмәкәрлекнең “Киләчәккә караш” төбәк форумында катнашучыларны Татарстан икътисады структурасында кече һәм урта бизнес өлешен 25тән 50%ка кадәр үстерү юлын табарга өндәде.
Бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында «Энергопрогресс» инженер үзәгенең яңа бинасын (Волгоград ур., 34) ачу тантанасы узды.
Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Фәрит Габделганиев, Казан мэры Илсур Метшин, «Генерирующая компания» ААҖ генераль директоры Рәүзил Хаҗиев, «Сетевая компания» ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев һәм башкалар катнашты.
«Энергопрогресс» – энергетика өлкәсендә илебездәге беренче инженер үзәкләренең берсе, аңа 1989 елда нигез салынган.
Бүген төштән соң Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Системный оператор Единой энергетической системы» ААҖ идарәсе рәисе Борис Аюев белән очрашты.
Очрашуда шулай ук «Сетевая компания» ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев та катнашты.
Бүген "Казан ярминкәсе" территориясендә Татарстан Нефть-газ химиясе форумы кысаларында төзелеш тармагында һәм юл хуҗалыгында республикада җитештерелгән нефть химиясе продукциясен куллану темасына ике түгәрәк өстәл үтте. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, республиканың эре нефть-газ химиясе предприятиеләре җитәкчеләре, Татарстан югары уку йортлары ректорлары һәм башкалар катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Иокогава Электрик Корпорейшн» компаниясе (Япония) президенты Такаши Нишиджима белән очрашты.
Очрашу Татарстан нефть, газ, химия форумы кысаларында «Казан ярминкәсе» күргәзмәләр үзәгендә узды. Татарстан Республикасы ягыннан очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Премье-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, республика эре нефть, газ, химия предприятиеләре вәкилләре, Татарстан югары уку йортлары җитәкчеләре катнашты.
Бүген Казанда башланган Татарстан нефть, газ, химия форумы дәвамы буларак пленар утырыш уздырылды. Аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов алып барды.
«1993 елдан бирле бу мәйданчык нефть, газ, химия тармагы белгечләренең конструктив сөйләшүләр алып бару урынына әйләнде. Анда катнашучылар географик яктан киңәйде. Быел форумда катнашырга теләк белдереп, Россия, АКШ, Украина, Һиндстан, Германия, Колумбия нефть компанияләре һәм фәнни берләшмәләреннән 600дән артык делегат теркәлгән. Галимнәр, геологлар, нефтьчеләр арасында ирешелгән югары дәрәҗәдәге ышаныч уртак бизнес-проектларны гамәлгә ашыруга хезмәт итүенә ышанам», - дип белдерде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.
Бүген «Казан ярминкәсе» күргәзмәләр үзәгендә нефть-газ химиясенең зур күләмле чараларыннан берсе – Татарстан нефть-газ химиясе форумы эшли башлады. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин,Төрекмәнстан Икътисад һәм үсеш министры Батыр Базаров, Казахстан Республикасының Атырау өлкәсе Хакименең беренче урынбасары Гомәр Дүсембаев, Россия Нефть-газ сәнәгатьчеләре берлеге президенты Геннадий Шмаль, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Шәфәгать Тәһәветдинов, «ТАИФ» ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов һәм башкалар катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Идел буе төбәкара табигатьне саклау прокуроры Вениамин Селифанов белән очрашты. ТР Хөкүмәте Йортында үткән очрашуда шулай ук Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков һәм ТР Иминлек Советы Секретаре Айрат Шәфигуллин катнаштылар.