Яңалыклар

07.09.2016

Бүген Казанда башланган Татарстан нефть, газ, химия форумы дәвамы буларак пленар утырыш уздырылды. Аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов алып барды.

«1993 елдан бирле бу мәйданчык нефть, газ, химия тармагы белгечләренең конструктив сөйләшүләр алып бару урынына әйләнде. Анда катнашучылар географик яктан киңәйде. Быел форумда катнашырга теләк белдереп, Россия, АКШ, Украина, Һиндстан, Германия, Колумбия нефть компанияләре һәм фәнни берләшмәләреннән 600дән артык делегат теркәлгән. Галимнәр, геологлар, нефтьчеләр арасында ирешелгән югары дәрәҗәдәге ышаныч уртак бизнес-проектларны гамәлгә ашыруга хезмәт итүенә ышанам», - дип белдерде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.

07.09.2016

Бүген «Казан ярминкәсе» күргәзмәләр үзәгендә нефть-газ химиясенең зур күләмле чараларыннан берсе – Татарстан нефть-газ химиясе форумы эшли башлады. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин,Төрекмәнстан Икътисад һәм үсеш министры Батыр Базаров, Казахстан Республикасының Атырау өлкәсе Хакименең беренче урынбасары  Гомәр Дүсембаев, Россия Нефть-газ сәнәгатьчеләре берлеге президенты Геннадий Шмаль, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Шәфәгать Тәһәветдинов, «ТАИФ» ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов һәм башкалар катнашты.

07.09.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Идел буе төбәкара табигатьне саклау прокуроры Вениамин Селифанов белән очрашты. ТР Хөкүмәте Йортында үткән очрашуда шулай ук Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков һәм ТР Иминлек Советы Секретаре Айрат Шәфигуллин катнаштылар. 

06.09.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәү өлкәсенә эш сәфәре кылды. Сәфәренең төп максаты төбәктәге хосусый  медицина учреждениеләрен үстерү тәҗрибәсе белән танышу булды.   

Татарстан Республикасы Президенты җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Одинцово районының шул ук исемдәге поселогында урнашкан «Лапино» клиник госпиталендә булды.

06.09.2016

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы “Шешләргә каршы укыту” мәгълүмат проектын башлап җибәрде. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифинг барышында ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов хәбәр итте.

“Проект онкология буенча халыкның белемен күтәрүгә һәм онкологик ярдәм мәсьәләләрендә үзеңә карата җаваплылык тәрбияләүгә юнәлтелгән”, - дип ачыклады Сергей Осипов.

06.09.2016

Татарстанда хәзер ОРВИ авыруының уртача үсеше күзәтелә. Атна саен ОРВИ белән авыручылар саны 5-7%ка арта бара. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифинг барышында Россия Кулланучылар күзәтчелегенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр итте.

06.09.2016

Бүген ТР Хөкүмәте йортында Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков “Татарстан Республикасы Инвестицион-венчур фонды” коммерцияле булмаган оешманың Күзәтчелек советы утырышын уздырды. Көн үзәгендә фондның агымдагы эшчәнлегенә караган мәсьәләләр иде.

 

05.09.2016

Бүген “Пирамида” мәдәни күңел ачу үзәгендә XII Казан Халыкара мөселман киносы фестивале ачылды. Фестиваль ачылу белән анда катнашучыларны ТР Премьер-министры Илдар Халиков котлады.

05.09.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Зеленодольск муниципаль районына эш сәфәрендә. Рөстәм Миңнеханов 282 фатирлы йортка тантаналы күченү чарасында катнашты. Йорт ТР Президенты карамагындагы Дәүләт торак фонды программасы буенча төзелгән. Бүген шушы йортка федерациянең һәм республиканың 4 программасында катнашучылар күченә. Бөек Ватан сугышы ветераннары толлары, ятим балалар, авария хәлендәге торактан күченүчеләр, социаль ипотека программасында катнашучылар әлеге йорттан фатир алган.

05.09.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Зеленодольск муниципаль районына эш сәфәре кысаларында "Майский" теплицалар комбинатында булды. Рөстәм Миңнеханов анда помидорлар үстерү өчен теплицалар блогын карады. Объект реконструкция барышында торгызылган. Комлпексның гомуми мәйданы - 1,4 гектар. Киләчәктә тагын 4,1 гектар мәйданнарны яңарту көтелә. Бу томатлар җитештерү күләмен елына 900 тоннага җиткерүне мөмкин итәчәк. 

Битләр: << 1241 1242 1243 1244 1245 ( 1246 ) 1247 1248 1249 1250 >>