Бүген көннең икенче яртысында Мәскәүдә (РФ Хөкүмәте йортында) РФ Эчке эшләр министрлыгыннан юл хәрәкәте өлкәсендә административ хокук бозулар турындагы эшләрне тикшерү буенча төбәкләргә аерым вәкаләтләр тапшыру буенча киңәшмә узды.
Анда Татарстаннан ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков бүген Кытай Халык Республикасының Казандагы Генераль консулы вазифаларын башкаручы Чэн Вэй белән очрашты.
Очрашу Татарстан Хөкүмәте йортында узды.
Илдар Халиков очрашу барышында Татарстан җитәкчелеге Кытай Халык Республикасының Казанда консуллык ачу турындагы карарын хуплый, дип белдерде.
Бүген Татарстан башкаласында “Казан-Арена” стадионы территориясендә “Җиңү ыргылышы” исемендә яңа спорт-күнекмә үзәгенең тантаналы ачылышы узды. Бу проектны оештыручы танылган Россия хоккейчысы Данис Зарипов.
Тантанада Татарстан Президенты вазифаларын башкаручы Илдар Халиков, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, Яшьләр хоккей лигасы идарәче директоры Алексей Морозов катнашты.
Татарстан Республикасында шикәр чөгендере уңышын җыю төгәлләнеп килә, аның барышы турында бүген ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.
Киңәшмәне ТР Президенты вазифаларын башкаручы Илдар Халиков уздырды.
Татарстан Республикасында Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 2016 ел башыннан хезмәтне саклау өлкәсендә 1мең 363 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау нормаларын һәм кагыйдәләрен бозган өчен 16 млн 620 мең сумга 440 карар чыгарылган.
Бу мәгълүматлар бүген ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр ителде.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында ТР Президенты вазифаларын башкаручы Илдар Халиков уздырды.
Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын башкаручы Илдар Халиков бүген “Tatarstan Top Hotels Awards” (“Татарстанның иң яхшы кунакханәләре”) һәм “Tatarstan Top Restaurants Awards” (“Татарстанның иң яхшы рестораннары”) беренче һөнәри премия лауреатларын бүләкләде. Конкурска нәтиҗә ясау Казанның “Ривьера” мәйданчыгындагы “Панорама” ресторанында узды.
Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын башкаручы Илдар Халиков автомобиль транспорты һәм юл хуҗалыгы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасының (ИХО) элеккеге генераль секретаре, Төркия парламенты депутаты Әкъмәледдин Ихсан углы белән очрашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын башкаручы Илдар Халиков “Schneider Electric” компаниясе делегациясе белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды, анда ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, ТР мәгариф һәм фән министры вазифаларын башкаручы Андрей Поминов, Казан дәүләт энергетика университеты Эдвард Абдуллаҗанов, республиканың сәнәгать һәм энергетика компанияләре вәкилләре катнашты.
ТР Министрлар Кабинетында ТР Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең планнан тыш утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин ачты.