Рөстәм Миңнеханов Теләче халкын районга 25 ел тулу белән котлыячак

24.11.2016

Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Теләче муниципаль районына эш сәфәре кыла, анда ул районга 25 ел тулу уңаеннан уздырыла торган бәйрәм чараларында катнаша.  

Рөстәм Миңнехановның Олы Тиләҗе авылында яңа башлангыч мәктәпне, Үзәк авылында авыл клубын ачу танатаналарында катнашуы көтелә. 

Моннан тыш Татарстан Президенты "Теләче" сәнәгать паркында булачак, резидент-компанияләр эшчәнлеге  яңа производстволар белән танышачак, шул исәптән чәчәкләр үстерү өчен теплицаны карый.

Төп тантаналы чара районның Мәдәният йортында уза, анда концерт була һәм районның алдынгы хезмәткәрләрен бүләкләү чарасы узачак.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев