Бүген Чаллыга эш визиты кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "КАМАЗ" заводы территориясендә ачылган Машина төзелеше гамәли квалификацияләренең күп функцияле үзәгендә булды. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән уртак проект турында "КАМАЗ" ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин сөйләде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Чаллы шәһәрендә булды. Аны ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР икътисад министры Артем Здунов, ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, Чаллы мэры Наиль Мәһдиев һәм башкалар озата йөрде.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Казанның югары уку йортлары беренче курс студентлары өчен оештырылган вузара Белем көне тантанасында катнашты. Республика лидеры аларны яңа уку елы белән котлады һәм укуда уңышлар теләде.
Бүген иртәдән бирле “Казан” гаилә үзәге каршындагы мәйданга Татарстан башкаласы югары уку йортларының берничә мең беренче курс студенты Белем көне тантанасына җыелды. ТР Ректорлар советы һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы оештырган бәйрәм башланыр алдыннан студентлар Татарстан һәм Россия флаглары хасил итеп, зур күләмле “төсле” флешмобка тезелде.
Бүген Казан Суворов хәрби училищесы территориясендә суворовчыларга һәйкәл ачу һәм Белем көненә багышланган тантаналы линейка үтте. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан хәрби Суворов училищесы башлыгы Валерий Миронченко, Үзәк хәрби округ гаскәрләре белән идарә итүче урынбасары, генерал-лейтенант Евгений Устинов, Россия ГХМның Идел буе региональ үзәге башлыгы, эчке хезмәт генерал-полковнигы Игорь Паньшин һәм башкалар катнашты.
Бүген Казанда Бөтенроссия Белем көнендә Халыкара мәгариф үзәгенең өченче корпусы ачылды. Яңа бинаны карарга һәм укучыларны һәм ата-аналарын яңа уку елы башлану белән котларга дип Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов килде. Аны ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчесләре озата йөрде. Халыкара мәгариф үзәге Татарстан башкаласында ике ел элек эшли башлады. Мәгариф учреждениесе башлангыч мәктәпнең ике кампусыннан тора. Урта мәктәп бүген ачылды.
Бүген ТР Министрлар Кабинетында ТР Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә “Генерирующая компания” ААҖ директорлар советының чираттагы утырышы узды, анда агымдагы елның беренче алты аенда компаниянең эшчәнлегенә нәтиҗә ясадылар.
Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков бүген Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумында булды. Татарстан Хөкүмәте башлыгы һөнәри уку йорты студентларын һәм укытучыларын Белем көне белән котлады.
Хөрмәтле татарстанлылар! Кадерле укытучылар! Укучыларны һәм студентларны, ата-аналарны, укытучыларны һәм тәрбиячеләрне, Татарстан Республикасы мәгариф системасы хезмәткәрләрен һәм ветераннарын чын күңелдән Белем көне һәм яңа уку елы башлану белән тәбриклим!
Бүген Мәскәүдә Россия Федерациясе Премьер-министры Дмитрий Медведев сәламәтлек сакалу һәм экология мәсьәләләренә багышланган Стратегик үсеш һәм өстенлекле проектлар буенча РФ Президенты каршындагы Совет Президиумы утырышын үткәрде. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Бүген көннең беренче яртысында ТР Премьер-министры Илдар Халиков Арча муниципаль районына килде. Төп максаты – халыкның торак шартларын яхшырту программаларын тормышка ашыруның барышы белән танышу иде.
Илдар Халиков муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев озатуында социаль ипотека программасы буенча төзелгән 36 фатирлы яңа торак йортны (Горький ур., 36а) карады. Барлык төзелеш эшләре август уртасында төгәлләнгән булган. Эчке эшләре тулысынча башкарылган яңа уңайлы фатирларга хуҗалары якын арада күченәчәк.