Казанга РФ вице-премьеры Виталий Мутко, РФ Президентының ИФОдагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич һәм FIFA президенты Джанни Инфантино килделәр

25.11.2016

Бүген Казанга РФ Хөкүмәте Рәисенең спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте буенча урынбасары Виталий Мутко, РФ Президентының Идел буе Федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич һәм FIFA президенты Джанни Инфантино килделәр. "Казан" халыкара аэропортында кунакларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды. 

Искәртик, иртәгә, 26 ноябрь көнне, хөрмәтле кунаклар 2017 елгы Конфедерацияләр кубогына җирәбә салу тантанасында катнашачаклар, чара Казан теннис академиясендә узачак.


ТР Президенты Матбугат хезмәте. Булат Низамиев