Рөстәм Миңнеханов «Красное & Белое» компаниясе җитәкчелеге белән очрашты

01.12.2016

Бүген Мсәкәүгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Красное & Белое» компаниясе җитәкчелеге белән очрашты.

Эшлекле очрашуда «Красное & Белое» компаниясе милекчесе Сергей Студенников, "Татспиртпром" ААҖ генераль директоры Ирек Миңнәхмәтов һәм башкалар катнашты. 

Сергей Студенников кыскача предпритие эшчәнлеге турында хәбәр итте.  «Красное & Белое» - Россиядәге иң эре алкоголь сатучы кибетләр челтәрләренең берсе, составында 3,8 меңнән артык кибет бар. Былтыр  «Красное & Белое» Россиянең иң тиз үсүче компанияләре исемлегендә җиденче урынны яулады.

Очрашу кысаларында яклар үзара файдалы хезмттәшлек мөмкинлекләре турында фикер алыштылар, аерым алганда, «Красное & Белое» компаниясенең Россия регионнарындагы кибетләрендә Татарстан алкоголь продукциясен сату мөмкинлеге турында сөйләштеләр.  

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте. "ТНВ" телерадиокомпаниясенең Мәскәүдәге филиалы мәгълүматлары буенча