Татарстанда сыйфатсыз продукция өчен 26 млн. сумга штраф салынган

06.12.2016

Быел сыйфатсыз продукция  өчен 25 млн. 797 мең сумга штраф салынган, 46 сәүдә объектының эшчәнлеге туктатылган.

Бу турыда бүген Татарстан Министрлар Кабинетында уздырылган брифингта Кулланучылар хокукын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр итте.

Журналистлар белән очрашуда ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Игорь Марченко катнашты.

Марина Патяшина билгеләгәнчә, сыйфатсыз продукция дәрәҗәсе республикада түбән. Әмма нормаларны бозулар да бар, шундыйлардан ул продуктларның нитратлар белән пычрануын атады. “Нитратлар белән зарарланган иң төп продуктлар – яшелчәләр. Ләкин ассызыклап әйтәсем килә: нитратлар республикага читтән кертелгән продукциядә ачыкланды, үзебездә җитештерелгәннәре чиста”, - диде ул.

Бу шулай ук балык продукциясенә дә кагыла. Шундый балыклар республика территориясенә илнең чит төбәкләреннән кертелеп, “Магнит”, “Пятерочка” кебек федераль  сәүдә челтәрләрендә сатылган.

Марина Патяшина сыйфатсыз сөт ризыкларының, нигездә, федераль сәүдә челтәрләрендә табылганлыгын әйтте. Республика челтәрләрендә мондый очракларның сирәк очравын, күп очракта тиешле таләпләргә җавап бирмәгән әлеге төр продукциянең Татарстанга башка төбәкләрдән кертелүен билгеләп үтте.

Шулай да быел күзәтчелек чаралары нәтиҗәләре буенча 2312 партия сыйфатсыз һәм зарарлы азык продукцияясе сатудан алынган. Аның гомуми күләме 68 мең 565 кг тәшкил иткән.

 


“Татар-информ” МА