Яңалыклар

26.09.2016

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры вазифасын башкаручы Алексей Песошин “Тойота” гомуми җитештерү системасы турында семинарда катнашты. Аны “Тойота инжиниринг корпорейшн” компаниясе вице-президенты Кейсуке Одзава үткәрде.

Бу чара Казан дәүләт энергетика университеты базасында узды.  

25.09.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Монреальга (Канада) эш сәфәре белән килде.   

Иртәгә, 26 сентябрьдә, ТР Президенты илнең алдынгы авиатөзелеш предприятиеләренә барачак, шул исәптән – Pratt&Whitney һәм  Bombardier заводларында. Аннары Рөстәм Миңнеханов Квебек провинциясенең икътисад, фән инновацияләр һәм мәгълүмат технологияләре министры Доминик Англад ханым һәм Канада авиация индустриясе вәкилләре белән очрашырга ниятли. 

24.09.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сахалинга эш сәфәре кысаларында Сахалин өлкәсенең татар иҗтимагый оешмалары җитәкчелеге һәм активистлары белән очрашты. 

Очрашуда Сахалин өлкәсе губернаторы Олег Кожемяко, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров һәм башкалар катнашты.

24.09.2016

Бүген Көняк Сахалинск шәһәрендә Татартан Республикасы һәм Сахалин өлкәсе арасында 2016-2018 елларга сзәүдә-икътисалый, фәнни-техник, cоциаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. 

Докуметка имзаларын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Сахалин өлкәсе губернаторы Олег Кожемяко куйдылар. 

24.09.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты  Рөстәм Миңнеханов Сахалинга эш сәфәре кысаларында Сахалин өлкәсе губернаторы Олег Кожемяко белән очрашты. 

Татарстан Президенты Сахалин өлкәсе губернаторына Татарстан Республикасы делегациясен Сахалинга чакыруы өчен рәхмәт белдерде. 

"Татарстан белән мөнәсәбәтләрне үсерү мәсьәләсенә игътибар итүегез өчен без рәхмәтле. - диде Рөстәм Миңнеханов. - Регионнар дәрәҗәсендә багланышлар өчен рәхмәтле". 

Әңгәмә барышында Рөстәм Миңнеханов Сахалин өлкәсенең күп милләтле халкы арасында татар булуын искәртте. 

24.09.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Сахалин өлкәсендә.

Эш сәфәренең төп максаты – Татарстан Республикасы белән Сахалин өлкәсе арасында 2016 – 2018 елларага сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешү имзалау.  

23.09.2016

Татарстанда ҖТП үткән ел йомгаклары буенча 1 трлн. 929 млрд.  сум дип фаразлана, динамика – 102,3 процент. 2017-2019 елларда үсеш 103,1-104,2 процент дип көтелә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Олег Пелевин хәбәр итте, утырыш Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы    Алексей Песошин рәислегендә узды. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.   

23.09.2016

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында үткән республика кидәшмәсендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов  Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына 18 сентябрьдә узган сайлаулар йомгаклары турында сөйләде. 

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Татарстанда тавыш бирү көнендә сайлаучыларның 78,79%ы сайлау участокларында килде. «Бердәм Россия» өчен халыкның 82,27%ы тавыш бирде, КПРФ өчен – 4,07%, «Гадел Россия» өчен – 2,26% һәм ЛДПР өчен – 2,25%. 

 

 

 

23.09.2016

Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков 23 сентябрьдән 7 октябрьгә кадәр чираттагы ялда булачак.

23.09.2016

Бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов агымдагы елның 8 аенда авыл хуҗалыгы тармагында финанс-икътисадый нәтиҗәләр турында хәбәр итте. 

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Алексей Песошин да катнашты. 

Битләр: << 1231 1232 1233 1234 1235 ( 1236 ) 1237 1238 1239 1240 >>