Киров өлкәсендә биомедицина комплексы төзегән «Нанолек» биофармацевтика компаниясе (Мәскәү) «Татхимфармпрепараты» предприятиесе белән кооперациядә импортны алмаштырырлык инновацион дарулар чыгарырга җыена. Бүген бу хакта «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советы утырышында «Нанолек» ҖЧҖ президенты Владимир Христенко хәбәр итте.
Татарстанның нефть-газ-химия комплексында җитештерү күләме, тулаем Россиядәге кебек, былтыргы дәрәҗәдә сакланган. Быел 9 айда 834,5 млрд сумлык продукция төяп озатылган.
Бу хакта бүген “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ директорлар советы утырышында комплексның 2016 елның гыйнвар-сентябрьдәге эшчәнлеген анализлаган әлеге компаниянең генераль директоры Рафинат Яруллин хәбәр итте. Утырыш Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә үткәрелде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Интер РАО» ГАҖ идарәсе рәисе Борис Ковальчук Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган очрашу кысаларында энергетика өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин, Татарстан Республикасы икътисад министры Артем Здунов, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры вазыйфаларын башкаручы Алексей Сергеев, республиканың кайбер энергетика предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.
Татарстанда быел 237млрд сумга авыл хуҗалыгы продукциясе җитештереләчәк. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.
Бүген Халыкара валюта фондының Россиядәге даими вәкиле Габриэль Ди Белла белән Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды.
Анда шулай ук ТР икътисад министры Артем Здунов, Россия Банкы Идел-Нократ баш идарәсе башлыгы урынбасары – ТР буенча Милли банк бүлекчәсе идарәчесе Мидхәт Шаһиәхмәтов, КФУ ректоры Илшат Гафуров катнашты.
Бүген "Алабуга" махсус икътисадый зона территориясендә «АйДжиЭс Агро» һәм «Август-Алабуга» исемле ике яңа завод төзелешен тантаналы башлау чарасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Алабуга муниципаль районы башлыгы Геннадий Емельянов, "Алабуга" СҖТ МИЗ" АҖ Тимур Шаһивәлиев, республика министрлыклары һәм ведомтсволары вәкилләре катнашты.
Бүген «Алабуга» МИЗ Күзәтүчеләр советының чираттагы утырышында «Алабуга» махсус икътисадый зонасының 4 яңа резидент компаниясенең проектлары расланды, утырышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Инвестицияләрнең гомуми күләме 1 млрд. сум тәшкил итә.
Утырышта катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, бүген «Алабуга» МИЗда 51 резидент теркәлгән, 22 завод тулысынча эшчәнлек алып бара. 2006 елдан махсус икътисадый зона территориясендә 5,5 меңнән артык эш урыны булдырылды. Яңа җитештерүләргә инвестицияләнгән суммалар 103 млрд. сумга җиткән.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Алабуга» махсус икътисадый зонасына эш сәфәре белән килде.
Эш сәфәренең төп максаты – МИЗ территориясендә ике яңа завод төзи башлауга багышланган тантанада катнашу: «АйДжиЭс Агро» (компост җитештерү һәм шампиньон гөмбәсе үстерү) һәм «Август-Алабуга» (үсемлекләрне яклауның химик чараларын әзерләү).
Бүген Казанда Спорт сараенда Татарстан һәм Чехия хоккее ветераннарының җыелма командалары арасында халыкара иптәшләрчә матч узды.
Республика җыелма командасы составына Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, «Ак Барс»ның легендар хоккейчылары Алексей Морозов, Алексей Чупин, Рәфыйк Якубов, Сергей Зиновьев һәм башкалар бар иде. Хуҗалар командасын оста остаз Равиль Шәвәлиев җитәкләде. Чехия хоккейчылары арасында бозга НХЛ уенчылары Марек Посмык («Тампа Бэй») һәм Милан Халупа («Детройт»), шулай ук Олимпия уеннарының бронза призеры Бедржих Щербан та чыкты. Чехия ветераннары командасын тренер Милан Новы җитәкләде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ACM (Accounting, Controlling, Management) компаниясенең стратегия һәм үсеш директоры Томаш Навратил белән очрашты.
Казан спорт сараенда узган очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамиль Гаффаров, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры урынбасары – Казан шәһәрендә департаменты директоры Дамир Мөхәммәтшин һәм башкалар катнашты.