Яңалыклар

17.11.2016

Российская Федерациясе илкүләм гвардиясенең Федераль гаскәрләре хезмәте директорының урынбасары - Россия Федерациясе илкүләм гвардиясе гаскәрләренең баш командующие Сергей Лебедев белән бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. 

ТР Президентының ТР Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узган очрашуда шулай ук Илкүләм гвардия гаскәрләренең Идел буе округы командующие урынбасары Артур Әхмәтҗанов, ТР Иминлек Советы секретаре Айрат Шәфигуллин, Российская Федерациясе илкүләм гвардиясенең Федераль гаскәрләре хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы Рөстәм Гомәров, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнаштылар. 

17.11.2016

Таможня администрацияләвен киләчәк камилләштерү һәм хокук даирәсен ныгыту – җәлеп итәрлек инвестиция климатын булдыруның, Татарстанның һәм Идел буе федераль округының тышкы сәүдәсен һәм икътисадын үстерүнең төп факторларыннан берсе. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Идел буе таможня идарәсе коллегиясендә хәбәр итте. 

Чара Казан Ратушасында узды. Анда Россия Федераль таможня хезмәте җитәкчесе урынбасары Татьяна Голендеева, Идел буе таможня идарәсе башлыгы Сергей Рыбкин, Татарстан таможнясы башлыгы Альберт Мәүликов һәм башка рәсми затлар катнашты.

17.11.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Идел буе таможня идарәсе җитәкчесе урынбасары Татьяна Голендеева белән очрашты. Очрашу Казан Ратушасында үтте. 

Яклар алга таба хезмәттәшлек мәсьәләләре, таможня тармагына караган актуаль мәсьәләләр, шул исәптән таможня органнары белән нәтиҗәле идарә итү турында сөйләштеләр. 

17.11.2016

Бүген “Казан” халыкара аэропортында “Боинг–737" очкычы һәлакәтенә өч ел тулуга багышланган матәм митингы булды, анда 50 кеше һәлак булган иде.  

Бу чарада Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, шулай ук һәлак булганнарның  туганнары катнашты.

16.11.2016

Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген төбәк инжиниринг һәм прототиплаштыру үзәкләренең сәнәгать предприятияләре белән хезмәттәшлеген ныгыту мәсьәләләре буенча   киңәшмә уздырды.

Бу чара ТР Хөкүмәт йортында узды, анда  ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре, инжиниринг һәм прототиплаштыру үзәкләре җитәкчеләре катнашты.

15.11.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм РФ Генераль прокурорының беренче урынбасары Александр Буксман РФ Генераль прокуратурасы Академиясенең Казан юридик институты (филиалы) ачылышында катнаштылар. Вуз академиянең төбәк бүлекчәләре системасында дүртенче булачак. Алданрак филиаллар Санкт-Петербургта, Иркутскида һәм Кырым Республикасында ачылган. Институтта 100 гә якын студент белем алачак.12 педагог белем бирә, шуларның 9ы гыйльми дәрәҗәгә һәм исемнәргә ия.

15.11.2016

Бүген Идел буе спорт һәм туризм академиясендә (Казан) ТР Премьер-министры “Мәктәп экопатруле” хәрәкәтенең иң уяу яшьләрен бүләкләде. Яшь экологлар оештыру комитеты адресына табигатьне саклау кануннарын бозуны раслаган 5 меңнән артык фотодәлил юллаган.

Мәктәп укучылары укудан буш вакытларында мобиль җайланмалары камераларына тиешсез урыннарда яткан чүплекләрне төшереп, Татарстанның Экология министрлыгына юллаганнар. Белгечләр алар хәбәр иткән урыннарга чыгып, чүплекләрне бетерү буенча чаралар күргән. Шул ук вакытта хәбәр җибәргән һәр кешегә бу турыда телефон аша нәтиҗәсен җиткергәннәр.

15.11.2016

Татарстанда республикадан “Марс” компаниясен чимал белән тәэмин итеп торачак эшче төркем төзелә. Россия вәкиллеге инде Татарстан Республикасы тәкъдимен карау буенча йөкләмә алган.

Бу хакта Татарстан Хөкүмәте йортында узган брифингта ТР инвестиция үсеше агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина җиткерде.

Исегезгә төшерәбез: брифинг ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге делегациянең АКШка эшлекле сәфәре нәтиҗәләренә багышланган иде.

15.11.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы ДОСААФ белем бирү оешмалары җитәкчеләренә LADA GRANTA яңа автомобильләр ачкычлары тапшырды.

Тантана Татарстан Республикасы буенча ЭЭМның ЮХИДИИ мәйданчыгында (Казан, Оренбург тракты) узды.

Рөстәм Миңнеханов ышанып әйткәнчә, бу 100 яңа автомобиль Татарстан Республикасы ДОСААФның автомәктәпләре матди-техник базасын ныгытачак, машина йөртүчеләрне сыйфатлы әзерләүне тәэмин итәчәк. 

15.11.2016

Бүген Татарстан Республикасына эш визиты белән Россия Федерациясе генераль прокуроры урынбасары Адександр Буксман килде.

Битләр: << 1231 1232 1233 1234 ( 1235 ) 1236 1237 1238 1239 1240 >>