Рөстәм Миңнеханов: Җирле үзидарә башлыкларының төп бурычы – муниципаль берәмлекләр потенциалын нәтиҗәле гамәлгә ашыру

22.12.2016

Җирле үзидарә башлыкларының төп бурычы – муниципаль берәмлекләрнең булган потенциалын нәтиҗәле гамәлгә ашыру, шулай ук кеше капиталын үстерүдә һәм ачуда ярдәм күрсәтү. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советының XI съездында хәбәр итте. Чара Казанда «Корстон» КСККда узды. Съезд эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы рәисе Минсәгыйт Шакиров, шулай ук республиканың барлык 956 муниципаль берәмлеге вәкилләре катнашты. 

Чыгышында Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, дәүләт хакимияте органнарының һәм җирле үзидарә органнарының уртак тырышлыгы белән  республика программалары уңышлы гамәлгә ашырыла, территорияләр комплекслы үсә, милләтара һәм диниара татулык ныгый. 

Шартлар катлаулы булуга кармастан, Татарстанда төп макроикътисадый күрсәткечләр буенча тотрыклы уңай динамика күзәтелә, диде Татарстан Республикасы Президенты. ҖТП күләме 10 ай йомгаклары буенча үткән елның шушы чорына карата чагыштырма бәяләрдә 2,6%ка арткан, ягъни 1,6 трлн. сумuf, 11 айда сәнәгать җитештерүе күләме – 1,75 трлн. сум, сәнәгать җитештерүе индексы – 103,6%.

Татарстан икътисадның төп тармаклары илдә алдынгы урыннарда бара: ҖТП күләме буенча – алтынчы урында, төп капиталга инвестицияләр – өченче, авыл хуҗалыгы буенча – дүртенче, сәнәгать буенча – бишенче, торак гамәлгә кертү буенча – җиденче, ваклап сату буенча – сигезенче урында.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан нефтьчеләре казанышларын аерым билгеләп үтте.  

Республиканың нефть химиясе комплексында масштаблы инвестицион проектларны гамәлгә ашыру дәвам итә, диде Рөстәм Миңнеханов.

Республика икътисады үсешенең перспектив үсеш ноктасы, Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, Кама инновацион территориаль-җитештерү кластеры (Иннокам) – федераль әһәмияттәге 26 инновацион кластердан иң эресе.  

Моңа шулай ук Чаллыда алдан үсүче территорияне формалаштыру да ярдәм итә. 

Кама кластерында «Алабуга» махсус икътисадый зонасы аерым роль бирелә, Россиянең барлык МИЗлары табышының 2/3 өлеше әлеге зонага туры килә. Бүгенгә анда 53 компания җәлеп ителгән, 22 резидент үз җитештерү эшчәнлеген алып бара.   

«Иннополис» яңа шәһәре уникаль проекты даими үсеш стадиясендә, диде Рөстәм Миңнеханов.

«Республиканың икътисадый потенциалы безгә муниципаль берәмлекләрне үстерү мәсьәләләрен хәл итәргә ярдәм итә. Моңа социаль һәм инфраструктур объектларны төзү һәм аларга капремонт ясау буенча 30дан артык республика программасы юнәлгән. Киләсе елда алар бар да сакланып калачак», – диде Татарстан Президенты.

Киләсе елда берничә яңа программа барлыкка киләчәк: модуль чаңгы базалары төзү, бакчачылык җәмгыятьләре инфраструктурасын үстерү, авыл җирлекләре биналары төзү, архив урыннарын ремонтлау. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, үткән ел юл-транспорт челтәренә 30 млрд. сум акча җибәрелгән.

ТР Президенты белдергәнчә, республикада алтынчы ел рәттән табигый халык саны арту дәвам итә. 11 ай йомгаклары буенча бу күрсәткеч 10363 кеше тәшкил итте.  

Уңай табигый артым бары тик Казанда, Чаллыда һәм тагын 10 районда. Республиканың калган 33 районында бүген халык саны табигый кими.   

Территорияләрнең җәлеп итүчәнлеген арттыру өчен, Татарстан Республикасы Президенты фикеренчә, муниципаль берәмлектә эшлекле климатны яхшыртырга һәм кече һәм урта эшкуарлык өчен тиешле шартлар тудырырга кирәк. Авыл җирендә зур потенциалга агробизнес ия. Авылда хуҗалык итүнең кече рәвешләренә ярдәмгә 2 млрд. сумнан артык акча бирелде.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, авыл эшкурлыгын үстерүнең мөһим шарты – авыл хуҗалыгы продукциясен сату каналларын камилләштерү. 

Татарстан Республикасы Президенты фикеренчә, гражданнарның үзлегеннән салымыннан килгән акчалар территорияләрне төзекләндерүдә зур ярдәм.    

Рөстәм Миңнеханов уңайлы мохит темасына аерым тукталды. Ул хәбәр иткәнчә, быел яр буйларын төзекләндерү буенча 20 проект гамәлгә ашырылды, 6 яңа парк файдалануга тапшырылды, 36 объектта реконструкция уздырылды.

Чыгышының азагында Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлекләр башлыкларына Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре тапшырды.   


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.