Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Екатеринбургта эш сәфәрендә. Төп максаты - Россия Федерациясе Генераль Прокуроры Юрий Чайка каршындагы Ерак Көнчыгыш, Идел буе, Себер, Урал федераль округларында дәүләт һәм муниципаль контрактлары буенча заказ бирүчеләр тарафыннан бурычларын вакытында башкаруны һәм законлылыкны саклау мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә катнашу.
Чара алдыннан Рөстәм Миңнеханов «Ельцин Центр» да булды. Татарстан Президенты Борис Ельцин музеен карады, РФ беренче Президенты һәйкәленә чәчәкләр салды.
Россия Генераль прокуроры Юрий Чайка киңәшмәдә белдергәнчә, 2017 елның 1 мартына төбәкләрнең дәүләт һәм муниципаль контрактлары буенча гомуми бурычы 14,3 млрд. сум тәшкил итә. Ачыкланган хокук бозулар арасында төзелгән контрактларда бюджет лимиты булмавы, аларда тигез шартлар билгеләнмәү, шулай ук коррупцион алымнар һәм вазифаи затларның җавапсызлыгы кебек очраклар барлыгы әйтелде.
«Кайбер очраклардачиновниклар бурычларын түләмичә генә калмый, хәтта эшкуарлар судка мөрәҗәгать иткәннән соң да ирекле рәвештә бурычларын түләмиләр. Нәтиҗәдә, региональ бюджетлар дистәләгән миллион сум булган штраф санкцияләреннән югалтулар кичерә», – диде Юрий Чайка.
Төп доклад белән Россия Генераль прокурорының беренче урынбасары Александр Буксман чыкты. Ул Россия прокуратурасы органнары тарафыннан эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча эш алып барылуын җиткерде.