Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ике көнлек эш сәфәре белән Казахстан Республикасына килде. Астан халыкара аэропортында Рөстәм Миңнехановны Россия Федерациясенең Казахстан Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Михаил Бочарников, Казахстан Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Имангали Тасмаһәмбәтов һәм Астана шәһәре Хакиме урынбасары Ермәк Аманшаев каршы алды.
Татарстан Республикасы Президентының эш сәфәре барышында Астана шәһәренең яңа торак комплексларының берсендә Сөембикә урамын рәсми ачу планлаштырылган. Чарада Астана шәһәре Хакиме Әсәт Исәкәшев катнашачак.
Аннары Татарстан Республикасы Президенты ЭКСПО-2017 халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсе кысаларында эшен дәвам итәчәк. Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе павильонында Татарстан Республикасы стендын тәкъдир итәчәк һәм күргәзмәдә катнашучы башка илләр экспозицияләре белән танышачак. Монда ул Алмата өлкәсе Хакиме Амандык Баталов, «Байтирәк» илкүләм идарә холдингы» АҖ рәисе Ерболат Досаев белән һәм хакимият һәм бизнесның бүтән вәкилләре белән очрашачак.
Казахстан Республикасы Президенты резиденциясендә – Нурсолтан Назарбаев белән һәм Казахстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Казахстан Премьер-министры Бәхетҗан Сагынтаев белән очрашулар көтелә.
Эш сәфәре азагында Рөстәм Миңнеханов Казахстан Республикасының Беренче Президенты ис. китапханәне һәм Астананың 1 июньдә эшли башлаган “Нурлы Жол” яңа тимер юл вокзалын карарга җыена.