Бүген шәһәрнең Үзәк мәйданында Иннополисның 2 еллыгына багышланган тантаналы чаралар узды.
Россия элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров Иннополис шәһәрен һәм анда яшәүчеләрне бәйрәм белән котлады.
“Иннополиска биш яки ике ел икәнен беркем дә хәл итә алмый, – дип башлады чыгышын министр. – Шәһәр нигезенә таш салынганга биш ел узды, ә кешеләр яши башлаганга – ике ел. Әмма, бу вакыйгаларда катнашкан кеше буларак, шәһәрнең туган көнен бәйрәм итүчеләрнең саны елдан-ел артуын төгәл әйтә алам”.
Николай Никифоров билгеләгәнчә, Иннополиска бөтен Россиядән, якын һәм ерак чит илләрдән киләләр. “Сез биредә яшисез, эшлисез, кемдер укый әле, – диде ул. – Иннополис университеты студентларына тизрәк укуларын тәмамлап, хезмәт эшчәнлегенә керешүләрен, монда үз компаниясен булдыручыларга бизнеста уңышлар телисе килә.Зур, исеме танылган компанияләрдә эшләргә килүчеләргә һөнәри уңышлар һәм үсеш – хезмәт хакының һәм Иннополис шәһәренең үсүен телим, шул исәптән сез түләгән салымнар хисабына”.
Үз чиратында, Республика Премьер-министр Алексей Песошин барысын да бәйрәм белән котлады, ул шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән котлау укыды.
“Хөрмәтле Иннополиста яшәүчеләр! Илебезнең иң инновацион шәһәренең туган көне белән котлыйм, – диелә котлау текстында. – Биш ел элек монда буш кыр иде, ул вакытта бу урын күпсанлы IТ-белгечләр һәм аларның гаиләләре йорты булыр дип күзалдына китерү дә мөмкин түгел иде. Бүген ул – белем алу һәм һөнәри үсеш өчен зур мөмкинлекләре булган шәһәр. Барыгызга да бәхетле тормыш, нәтиҗәле эш һәм куелган бурычларга ирешүегезне телим. Без Иннополис шәһәренең зур проектларын гамәлгә ашыруда ярдәм итәчәкбез. Иннополис яхшы старт алды, хәзер барысы да сездән тора!”.
Алексей Песошин котлауны укыганнан соң, аны Иннополис шәһәре мэры Руслан Шагалеевка тапшырды.