Рөстәм Миңнеханов һәм Герман Греф Казанда ХII Җәйге Сбербанкиаданы ачтылар

17.07.2017

Бүген Казанда "Ак Барс" көрәш сараенда Саклык банкының ел саен уздырыла торган төп спорт чарасы - ХII Җәйге Сбербанкиада тантаналы рәвештә ачылды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Саклык банкы Президенты, Идарәсе рәисе Герман Греф катнаштылар.

Рөстәм Миңнеханов сәламләү чыгышында билгеләгәнчә, Саклык банкы - инновацион оешма, ул банк өлкәсендә дә, башка юнәлешләрдә дә әйдәп баручы ролен үти. Компания илдә спортны популярлаштыруга да гаять зур өлеш кертә.

"Без яңадан бу күркәм уеннарны кабул итәргә бик шат. Сбербанкиада республикада беренче кат узгач, без үз спартакиадаларыбызны уздыра башладык, - дип ассызыклады ТР Президенты. - Казанда сезне сәламләргә без бик шат. Сезнең чыгышларны Саклык банкы гына түгел, ә бөтен Татарстан күзәтәчәк. Уңышлар сезгә!".

Саклык банкы Идарәсе рәисе Рөстәм Миңнехановка рәхмәт сүзләрен әйтте. "Татарстанда искиткеч кешеләр яши, алар үз милли мәдәниятларын, гореф-гадәтләрен саклый алган. Биредә спорт та, мәдәният та, фән дә, предприятиеләр дә үсештә. Һәм шул ук вакытта каилләшүгә омтылыш та бар. Минем фикеремчә, безнең команданы һәм Татарстан командасын бу үзенчәлек берләштерә", - диде Герман Греф.  

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.