Алексей Песошин һәм Герман Греф Казанда Саклык банкы мәйданчыгындагы яңа коворкингны карады

18.07.2017

Бүген Казан үзәгендә Саклык банкы мәйданчыгында Коворкинг GROW up ачылды. Татарстандагы стартаплар һәм югары технологияле эшмәкәрлек үсеше буенча яңа мәйданны республика Премьер-министры Алексей Песошин һәм Саклык банкы идарәсе рәисе, банкның президенты Герман Греф карады.

Кунакларга хәбәр ителгәнчә, эш зонасы территориясендәге ике катлы мәйданда 238 заманча эш урыны, матбугат залы һәм берничә сөйләшүләр үткәрү бүлмәсе урнашачак. Шулай ук аш бүлмәсе, 4 кофе-поинт, ял итү бүлмәсе, команда эше өчен open space һәм офис җиһазланган.

Монда шәхси һәм коллектив эш өчен барлык шартлар тудырылган. Моннан тыш, юридик һәм финанс хезмәтләрдән файдаланырга, PR-белгечләрдән консультацияләр алырга, шулай ук тренинг, түгәрәк өстәлләрдә һәм башка чараларда катнашырга мөмкин.

Алексей Песошин һәм Герман Греф эшмәкәрлек мәйданын карады, эш һәм ял өчен ясалган шартлар белән танышты, коворкинг вәкилләре белән аралашты.

Саклык банкы идарәсе рәисе урынбасары Станислав Кузнецов белдерүенчә, Казан – Саклык банкының яңа проектын сынау шәһәре. Киләчәктә Татарстан тәҗрибәсе бөтен илгә тәкъдим ителәчәк. Аның сүзләренчә, коворкинг ачылу эшмәкәрләргә һәм фрилансерларга үзләренең хезмәт эшчәнлеген алып барырга, эшмәкәрлек белән бәйле сораулар турында фикер алышырга мөмкинлек бирәчәк.

“Безне республика хөкүмәте хуплый. Әлеге проектны без Татарстан Президенты белән бергә февральдә карадык һәм ул аны хуплады. Һәр төбәктә дә мондый коворкингка ихтыяҗ юк. Әмма монда, Татарстанда, ул ихтыяҗ бар”, - дип саный Станислав Кузнецов.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Булат Низамиев. “Татар-Информ” МА материаллары файдаланылды.