Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасына эш сәфәре кысаларында «Сәүдә-икътисадый өлкәдә Россия-Төркия партнерлыгының яңа этабы» Россия-Төркия эшлекле форумының пленар сессиясендә катнашты. Чыгышында ул хәбәр иткәнчә, 2017 елның октябрендә Татарстан Республикасында «Алабуга» МИЗ территориясендә Россия-Төркия Сәүдә-икътисадый хезмәттәшлеге буенча хөкүмәтара комиссиянең киләсе утырышы булачак.
Эшлекле форумда Рөстәм Миңнеханов, Россиянең Төркия Республикасы белән актив хезмәттәшлек итүче төбәге җитәкчесе буларак, аерым нотык белән чыгыш ясады. Башта ул Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинга һәм Төркия Республикасы Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоганга, шулай ук Россия Энергетика министрына һәм Төркия Икътисад министрына иләребез арасындагы хезмәттәшлеккә ярдәм күрсәткәннәре өчен аерым рәхмәт белдерде. Шулай ук ул, Форумны оештырып, кунакчыл каршы алганнары өчен Измир мәмләкәте Губернаторына һәм Измир шәһәре мэрына да рәхмәт сүзләрен җиткерде.
«Россия-Төркия мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан Төркия Республикасы белән хезмәттәшлекне үстерүгә зур игътибар бирә. Без һәрвакыт илләребез арасындагы элемтәләрне баглаучы булырга омтылабыз. Бүген Россия-Төркия мөнәсәбәтләрен торгызу чоры тәмамланды һәм без нормаль партнёрлык хезмәттәшлегенә әйләнеп кайтабыз. Ике яклы багланышларны үстерү нигезләре турындагы шартнамә нигезендә (май аенда аңа 25 ел булды) элемтәләребезне киләчәктә дә үстерү мөһим», - диде Татарстан Республикасы Президенты.
Бүген Татарстан белән Төркия Республикасы арасында хезмәттәшлек турында килешү эшләп килә. Казанда Төркиянең Генераль консуллыгы уңышлы эшли. Истанбулда безнең республика вәкиллеге эшчәнлек алып бара».
«Төркия Республиксы – Татарстанның әйдәүче партнерларыннан берсе. Сезнең компанияләр республикабызга 2 млрд. АКШ доллары күләмендә инвестицияләр керттеләр», - диде Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстанда гамәлгә ашырылучы эре проектларны атап чыкты: «Бүген бездә 10 Төркия заводы уңышлы эшли: «Кастамону Энтегре» (агач-җепсел плиталар); «Хәят Кимья» (гигиена продукциясе); «Шишеҗам» - «Тракья Гласс Рус» (пыяла җитештерү); «Шишеҗам» - «Аутома-тив Гласс Альянс Рус» (автопыяла); «Джошкуноз» (кузов детальләре); «Дизайн групп» (пластик торбалар җитештерү); «Колуман» (Россия һәм Европа йөк автомобильләре базасында махсу техника); «Тирсан Кардан» (кардан валлар җитештерү); «Сарач Макина» (пластик продукция)».
«Бизнес-элемтәләрне үстерү өчен мөмкинлекләребез җитәрлек. Татарстанда эшләүче Төркия компанияләре моңа инанды инде. Безгә үзара файдалы хезмәттәшлекне үстерү өчен булган икътисадый потенциалны активрак эшкә җигәргә кирәк. Без Төркия бизнесы Татарстанда үз проектларын ишәйтсен иде дип телибез һәм шуның өчен барлык кирәкле шартларны тудырырга әзербез».
2 айдан «Алабуга» МИЗ территориясендә Россия-Төркия Сәүдә-икътисадый хезмәттәшлеге буенча хөкүмәтара комиссиянең киләсе утырышы булачак. Сезне Россия-Төркия икътисадый һәм инвестицион хезмәттәшлеге механизмының нәтиҗәлелегенә инану өчен республикабызга чакырам», - дип тәмамлады чыгышын Рөстәм Миңнеханов.