Бүген Төркиягә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия бизнес даирәләре вәкилләре белән берничә эшлекле очрашу уздырды, шулар арасында "Атлас Глобал" компаниясе вәкилләре дә бар иде.
Очрашуда "Атлас Глобал" компаниясе вәкиле Мурат Эрсой Татарстан Президенты белән туризм, транспорт һәм авиаэлемтә өлкәсендә хезмәттәшлек турында сөйләште.
"Бүген "Атлас Глобал" - Төркиянең яхшы хезмәт күрсәтүче һәм ышанычлы, чыннан да төрекчә кунакчыл алдынгы авиакомпанияләренең берсе", - дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов. "Сез Россиядә бизнесыгызны уңышлы алып барасыз. Татарстанда Казаннан Антальягә, Бигеш аэропортыннан Стамбулга туры рейсларыгыз бар. Шул аэропорттан ерак түгел алдынгы икътисадый зоналарның берсе - "Алабуга", анда бүген күп санда Төркия компанияләре урнашкан. Күрше төбәкләр шулай ук Татарстан аэропортын кулланалар, бу әлеге рейсларның тулып йөрүенә ярдәм итә. Сезнең авиакомпания һәм безнең республика рейслар саны арту һәм илләребез арасында самолетта кешеләр йөртү санын арттыру яклы".
Мурат Эрсой ассызыклаганча, авиарейслар оештырудан ары компания тагын алдынгы туристик оператор һәм кунакханәләр хуҗасы да. Компания авиаэлемтә санын арттырырга тели, бигрәк тә Төркиягә килүче туристлар санын арттыру максатыннан: "Бүген туризм үсеше икътисадның 50 гә якын өлкәсенә этәргеч бирә. Без төрле Европа һәм Азия илләре белән дә хезмәттәшлекне үстерү өчен сөйләшүләр алып барабыз. Әлбәттә, Россия һәм Татарстан да безнең әһәмиятле стратегик хезмәттәшләребез. Без сезнең белән хезмәттәшлекне үстерергә телибез һәм инвестицион проектлар турында сөйләштергә әзер", - диде ул.