Татарстан Президенты Казанның «Электроприбор» заводын 100 еллыгы белән котлады

07.09.2017

Россия авиация приборлар төзүнең иң олы яшьтәге предприятиеләреннән берсе – «Казан «Электроприбор» заводы» ААҖ юбилеен билгеләп үтә. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның «Электроприбор» заводын 100 еллыгы белән котлады.

«Электроприбор» – Россиянең авиакосмос тармагының продукциясе авиа- һәм вертолетлар төзелешендә таләп ителә торган һәм чит илләргә чыгарыла торган алдынгы предприятиесе. 

Бәйрәм митингы башланганчы ук Татарстан Республикасы Президенты    предприятие цехларын карап чыкты, куәтләрне модернизацияләү планнары белән танышты. 

«Сезнең заводка 100 ел. Патша Россиясендә үк булдырылган сезнең предприятие заман сынауларын намус белән узды: катлаулы 20 нче елларны, 1941 ел, сугыш, завод Мәскәүдән Казанга эвакуацияләнә, 90 нчы еллар –коллективны саклап калу өчен оборона предприятиесенә хәтта йозаклар  чыгарырга туры килде. Бүген бар да башкача: цехларыгыз өч сменада эшли,  конструкторлар бюросы һәм институт-партнерларыгыз уникаль, заман таләпләренә җавап бирерлек продукция чыгара. Бу бәйрәм көнендә предприятие ветераннарына һәм бүген дә алар эшен дәвам итүчеләргә рәхмәт белдерәсем килә. Заводка чәчәк атуын телим», – диде Рөстәм Миңнеханов котлау телмәрендә.

«100 ел – соңгы нокта түгел, ә предприятие чәчәк атсын өчен һәм республикага, илгә файдалы булсын өчен нәрсә кирәклеге турында уйланыр өчен сәбәп», – диде чыгышында завод генераль директоры Павел Шацких.

Тантана Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшыру белән дәвам итте. Предприятиенең ике хезмәткәренә – механика цехы наладчигы Юрий Херуфимовка һәм слесарь-инструментальщик Алексей Шклюдовка «Фидакарь хезмәт өчен» медальләре тапшырылды. Павел Шацких һәм тагын предприятиенең ике хезмәткәре «Татарстан Республикасының Атказанган  машина төзүчесе» мактаулы исемнәренә лаек булдылар. «Казан «Электроприбор» заводы» ААҖ Директорлар советы рәисе Геннадий Дивавин һәм предприятие музее директоры Джулия Гарпинченко Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте белән бүләкләнде.  

Бәйрәм программасын республиканың күренекле коллективлары чыгышлары дәвам итте.


"Татар-информ" МА.