Алексей Песошин Татарстан нефть-газ химиясе форумын ачты

06.09.2017

Бүген Татарстан башкаласында “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәге мәйданчыгында Россия нефть-газ тармагының зур халыкара чарасы - Татарстан нефть-газ химиясе форумы - 2017 ачылды.

Ачылыш тантанасында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, ТР вице-премьеры-ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Химия-технология һәм урман сәнәгате комплексы департаменты директоры урынбасары Павел Филаткин, РФ нефть-газ сәнәгатьчеләре берлеге президенты Геннадий Шмаль катнашты.

Алексей Песошин үзенең чыгышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән форумда катнашучыларны сәламләде.

Быел форум “Түбәнкаманефтехим” ГАҖ оешуга 50 ел тулу уңаеннан уздырыла.

“Ышанам, форум барлык катнашучыларда кызыксыну уятыр һәм яңа эшлекле элемтәләр урнашуга ярдәм итәр”, - диде Алексей Песошин.

Павел Филаткин Татарстан Республикасында нефть-газ химиясе тармагының төбәк сәнәгатендә төп сегмент булуын билгеләде. Ул форумда катнашучыларның барысына да нәтиҗәле эш һәм уртак проектларның уңышлы гамәлгә ашуын теләде.

Алга таба Алексей Песошин форум кысаларында уздырылган конкурста җиңүчеләргә дипломнар тапшырды.

Ачылыш тантанасыннан соң кунаклар халыкара тармак күргәзмәләре экспозицияләре белән таныштылар, анда катнашучы компанияләр нефть эшкәртүнең һәм нефть химиясенең заманча материалларын, җиһазларын һәм технологияләрен тәкъдим иттеләр.

Татарстан нефть-газ химиясе форумы 2017 елның 6-8 сентябрь көннәрендә узачак.

Форум эшендә Россия, Германия, Австрия, Кытай, Тайвань, Көньяк Корея һәм Беларусь Республикасыннан 200дән артык предприятие катнаша. Алар арасында Татарстаннан “Татнефть” ГАҖ, “Транснефть” ГАҖ АК, “ТАИФ” ААҖ, “Казанкомпрессормаш” ААҖ бар.

Форумның эшлекле программасы кысаларында берничә халыкара конференция уздыру планлаштырылган.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Булат Низамиев.