Яңалыклар

17.09.2017

Ашхабадка эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов белән очрашты. 

16.09.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән  Төрекмәнстанга килде.    

Ашхабад халыкара аэропортында Татарстан Республикасы Президентын Төрекмәнстанның Россиядәге Илчесе Батыр Ниязлиев һәм «Төрекмәннефть» дәүләт концерны рәисе Дәүләтдурды Хаҗиев каршы алды. 

Эш сәфәренең төп максаты – Ябык урыннарда һәм сугыш сәнгатьләре буенча V Азия уеннарын ачу тантанасында катнашу («Азиада-2017»).

16.09.2017

Казанда Ирек мәйданында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Россия почтасы» ФДУП генераль директоры Николай Подгузов, Ford Sollers уртак предприятиесе президенты Адиля Ширинова катнашында 25 Ford Transit автомобилен тапшыру тантанасы узды,  машиналар Ford Sollers компанияләр төркеме тарафыннан әзерләнгән.

16.09.2017

Татарстан буенча бөртеклеләрне якынча 170 мең гектарда җыеп аласы калган, әмма урып-җыю темплары кимегән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.  

16.09.2017

Ел башланганнан бирле Татарстанда 1 589,2 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган. Боларны бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр иттеләр. Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

16.09.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия почтасы» ФДУП генераль директоры Николай Подгузов белән очрашты.

Очрашу Рөстәм Миңнехановның Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды.   

15.09.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Егоров, Пугинский, Афанасьев и партнеры» адвокатлар бюросы җитәкчеләре Дмитрий Афанасьев  һәм Станиславом Пугинский белән очрашты.   

15.09.2017

Бүген Kazan Legal 2017 халыкара юристлар форумының пленар утырышы узды. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Эшкуарлар хокукларын яклау буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы Вәкаләтле вәкил Борис Титов, Россия Федерациясе Федераль монополиягә каршы хезмәт җитәкчесе Игорь Артемьев, «Егоров, Пугинский, Афанасьев и партнеры» адвокатлар бюросы Партнерлар комитеты рәисе Дмитрий Афанасьев, Европа Советының Гадел хөкем нәтиҗәлелеге буенча Европа комиссиясе рәисе Георг Штава, Россия Юристлар ассоциациясе идарәсе рәисе  Владимир Груздев һәм башкалар катнашты.

15.09.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия һәм Индонезия юристлары ассоциацияләре җитәкчелеге белән очрашты.  

Очрашу Рөстәм Миңнехановның Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды.   

14.09.2017

Бүген Татарстан башкаласындагы Казан Ратушасында Сәнәгать өлкәсендә хезмәттәшлек буенча Россия-Кытай кече комиссиясе утырышы кысаларында берничә килешү имзаланды. 

Документлар Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров һәм Кытай Халык Республикасының Сәнәгать һәм мәгълүматлаштыру министры Мао Вэй барында имзаланды.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Чаллы шәһәре мэры Наиль Мәһдиев һәм «Хайер Апплаенсис Рус» ҖЧҖ генераль директоры Ван Шоужун Чаллы шәһәре территориясендә инвестицион проектны реализацияләү буенча ниятләр турында килешүгә кул куйдылар. 

Битләр: << 1111 1112 1113 1114 1115 1116 1117 ( 1118 ) 1119 1120 >>