Рөстәм Миңнеханов «Россия почтасы» ФДУП генераль директоры Николай Подгузов белән очрашты

16.09.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия почтасы» ФДУП генераль директоры Николай Подгузов белән очрашты.

Очрашу Рөстәм Миңнехановның Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды.   

Яклар уртак проектларны гамәлгә ашыруның барышы, компаниянең Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән хезмәттәшлеге перспективалары, башка актуаль мәсьәләләр турында фикер алыштылар.

Бүген үк Рөстәм Миңнеханов һәм Николай Подгузов «Россия почтасы» ФДУП тарафыннан Ford Transit автомобильләрен тапшыру тантанасында катнашачаклар.


ТР Президенты Матбугат хезмәте