Сәнәгать өлкәсендә хезмәттәшлек буенча Россия-Кытай кече комиссиясе утырышы кысаларында берничә килешү имзаланды

14.09.2017

Бүген Татарстан башкаласындагы Казан Ратушасында Сәнәгать өлкәсендә хезмәттәшлек буенча Россия-Кытай кече комиссиясе утырышы кысаларында берничә килешү имзаланды. 

Документлар Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров һәм Кытай Халык Республикасының Сәнәгать һәм мәгълүматлаштыру министры Мао Вэй барында имзаланды.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Чаллы шәһәре мэры Наиль Мәһдиев һәм «Хайер Апплаенсис Рус» ҖЧҖ генераль директоры Ван Шоужун Чаллы шәһәре территориясендә инвестицион проектны реализацияләү буенча ниятләр турында килешүгә кул куйдылар. 

Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Радиоэлектрон сәнәгать департаменты директоры Сергей Хохлов һәм Кытай Халык Республикасының Сәнәгать һәм мәгълүматлаштыру министрлыгының  Мәгълүмат технологияләре департаменты директоры Дяо Шицзин Сәнәгать өлкәсендә хезмәттәшлек буенча кече комиссиянең радиоэлектроника буенча эш төркеме беркетмәсен имзаладылар.   

Сәнәгать өлкәсендә хезмәттәшлек буенча кече комиссиянең чимал материаллар буенча эш төркеме беркетмәсенә Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Металлургия һәм материаллар департаменты директоры Павел Серватинский һәм Кытай Халык Республикасының Сәнәгать һәм мәгълүматлаштыру министрлыгының чимал сәнәгате департаменты директоры Чжоу Чаньи кул куйды.  

Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының халыкара хезмәттәшлек департаменты директоры Алексей Господарев һәм Кытай Халык Республикасының Сәнәгать һәм мәгълүматлаштыру министрлыгының Индустрия һәм җайланмалар җитештерү департаменты директоры Ли Дун Сәнәгать өлкәсендә хезмәттәшлек буенча Россия-Кытай кече комиссиянең җайланмалар буенча эш төркеме беркетмәсен имзаладылар. 

«ЦНИИ «Электроника» АҖ генераль директоры Алена Фомина һәм Кытай Халык Республикасының Сәнәгать һәм мәгълүматлаштыру министрлыгының Халыкара икътисадый һәм технологик хезмәттәшлек үзәгенең генераль директоры Чжэн Хун үзара аңлашулар турында меморандум имзалады.   

Азакта Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров һәм Кытай Халык Республикасының Сәнәгать һәм мәгълүматлаштыру министры Сәнәгать өлкәсендә хезмәттәшлек буенча Россия-Кытай кече комиссиянең Хөкүмәтләр башлыкларының даими очрашуларын әзерләү буенча беркетмәгә кул куйдылар. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.