Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия почтасы» ФДУП тарафыннан Ford Transit автомобильләрен тапшыру тантанасында катнашты

16.09.2017

Казанның Ирек мәйданында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Россия почтасы» ФДУП генераль директоры Николай Подгузов, Ford Sollers уртак предприятиесе президенты Гадел Ширинов  катнашында 25 Ford Transit автомобилен тапшыру тантанасы узды,  машиналар Ford Sollers компанияләр төркеме тарафыннан әзерләнгән.

«Бүген мин эшкә килгәндә "Россия почтасы" эмблемалы иске УАЗ автомобилен узып киттем һәм, нәкъ менә бүген Россия почтасы автопаркы өчен яңа Ford Transit автомобильләре тапшырылачак, дип уйладым. Мин Татарстанда җитештерелүче заманча машиналар сайлап алганыгыз өчен рәхмәтлемен сезгә. Ышанам, киләчәктә дә бу юнәлештә бергәләп эшләрбез», – дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов Николай Подгузовка.  

«Бу безнең өчен, чыннан да, мөһим көн. 675 автомобиль миллионлы шәһәрләрдә бүген Россия почтасына хезмәт итә башлый. Минем Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка һәм Ford Sollers уртак предприятиесе җитәкчелегенә хезмәттәшлеккә әзер булганнары өчен рәхмәтемне җиткерәсем килә. Бу 25 автомобиль бүген "Татарстан почтасы" бүлекчәсенә тапшырылачак, һәм ышанам, без республикада иң ышанычлы һәм нәтиҗәле хезмәт булачакбыз», – диде Россия почтасы генераль директоры.

«Безнең өчен Россия почтасының матди-техник базасын яңарту буенча аның стратегик партнеры булу – бик күркәм күренеш», – диде Гадел Ширинов.

Рәсми өлеш тәмамланганнан соң анда катнашучылар машиналарны карарга юнәлделәр.  


"Татар-информ" МА.