2017 ел башланганнан бирле Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 690 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 4 млн. 800 мең сумлык 176 карар чыгарылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Crossover һәм RidеAustin АКШ карьера биржасы компаниясенең генераль директоры Энди Трибом белән очрашты.
Очрашу Казан Кремлендә узды. Татарстан ягыннан анда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Президенты ярдәмечесе Альберт Нәфигыйн һәм башкалар катнашты.
Мәгълүмат технологияләре өлкәсендә хезмәттәшлек мөмкинлекләре һәм ИТ-тармакка белгечләр җәлеп итү турында сүз барды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2019 елда Казанда «Ворлдскиллс» стандартлары буенча һөнәри осталык дөнья чемпионатына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты утырышында катнашты.
Утырыш видеоконференцэлемтә форматында Россия Федерациясе Премьер-министры урынбасары Ольга Голодец рәислегендә узды.
Ольга Голодец билгеләп үткәнчә, чемпионатның, тулаем Россиянең «Ворлдскиллс» хәрәкәтендә катнашуның төп максаты – беренче чиратта эшче һөнәрләрен популярлаштыру һәм аның буенча белем алу сыйфатын яхшырту.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ВТБ җитәкчелеге белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Яклар киләчәк хезмәттәшлек, төбәктә дәүләт ярдәме программаларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре һәм инвестицион, инновацион һәм фәнни-техник проектларны гамәлгә ашыруда ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Бүген Татарстан Республикасы Инвестицион советы президиумы утырышында дүрт инвестицияләр проекты расланды.
Утырышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Утырыш эшендә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Шулай ук видеоконференцэлемтә аша Әлмәт, Түбән Кама, Зеленодольск муниципаль районы катнашты.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «ТАИФ-НК» ААҖнең агып төшүче сәнәгать суларын локаль чистарту буенча торгызылган цех проектын уңышлы дип атады.
Бүген бу хакта ул Түбән Камада шушы объектны эшләтеп җибәрү тантанасында хәбәр итте.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Экология елы – ул Түбән Кама өчен икенче мөһим вакыйга. Ул искәрткәнчә, күптән түгел шәһәр чистарткыч корылмалары тәртипкә китерелде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада эш сәфәрендә.
Эшлекле сәфәрдә Рөстәм Миңнеханов "ТАИФ-НК" ААҖ производсвосында булды, анда проивзодстводан кала торган суларны локаль чистарту цехын төзекләндерүдән соң ачуда катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин ТРның Буа муниципаль районы советының чираттан тыш утырышында катнашты.
Утырыш Мәдәниятне үстерү үзәгендә узды (Буа ш.).
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда «Казан» ММҮ каршындагы җир асты паркингын төзү мәйданчыгында булды.
Искәртәбез, Пушкин урамындагы бу 4 катлы җир асты паркингын төзү 2016 елның сентябрендә башланган иде. Заказчысы – «ТАИФ» ААҖ, проектлаучысы – «Татинвестгражданпроект» ДУП. Эшләр 2018 елның июненә тәмамланырга тиеш.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Конфедерацияләр кубогы 2017 уздыруга әзерлек мәсьәләләре буенча республика оештыру комитеты утырышын уздырды.
Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин һәм республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.
Конфедерацияләр кубогы 2017 уздыруга әзерлек барышы турында Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов сөйләде.