Татарстан Президенты Киотода берничә эшлекле очрашу уздырды

01.10.2017

Бүген Япониягә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Киотода берничә эшлекле очрашу уздырды. Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов Япониягә Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Аркадий Дворкович җитәкчелегендәге Россия делегациясе составында «Җәмгыятьтә фән һәм технологияләр» халыкара форумында  (STS-форум) катнашу өчен килде.

Форум киңлекләрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов башта РИКЕН (RIKEN) Физик-химик тикшеренүләр институты башкарма директоры Суичиро Итакура белән очрашты. Институт киң диапазонда тикшеренүләр алып бара: физика, химия, биология, медицина, инженерия һәм компьютер техникасы. 2008 елдан ул – КФУның стратегик партнеры.

2015 елның октябреннән РИКЕН (RIKEN) базасында МРТ күрсәткечләре буенча пациентларның үзенчәлекләре нигезендә хирургик операцияләр репетицияләре системасын эшләү буенча Россия-Япония уртак эшләнмәсе башлап җибәрелгән.

Әңгәмә барышында Рөстәм Миңнеханов һәм Суичиро Итакура Татарстан Республикасы белән РИКЕН (RIKEN) институты арасындагы хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре турында фикер алыштылар.

Татарстан Президенты РИКЕН (RIKEN) институты белән Иннополис университеты арасында кооперацияне мөмкин һәм перспективалы дип саный, шул исәптән уртак тикшеренү проектлары буенча, стажировкалар оештыру һәм башкалар буенча да, диде ул.

Аннары Рөстәм Миңнеханов Япониянең JST фән һәм технологияләр агентлыгы җитәкчелеге белән очрашты. JST – фәнни-тикшеренү проектлары белән шөгыльләнүче алдынгы интситут. 

Яклар Иннополис университеты белән JST агентылыгы арасында хезмәттәшлек мәсьәләләре, шулай ук уку-укыту һәм фәнни программалар алмашу турында сөйләштеләр. Татарстан Президенты агентлык җитәкчелеген киләчәк хезмәттәшлек турында план төзү өчен Татарстан Республикасына чакырды.  

Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов Mitsubishi институты вәкилләре белән очрашты. Институт җәмгыять, икътисад, сәнәгать үсешен перспектив бәяләүләрне, стратегик бизнес-консалтингны һәм IT-хәл ителешләрне гамәлгә ашыра.

Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, Mitsubishi институтының халыкара  тәҗрибәсе республика өчен файдалы булачак. Татарстан Президенты Институт вәкилләрен Иннополис университеты һәм Татарстан Республикасының башка югары уку йортлары белән хезмәттәшлеккә чакырды. 

Аннары Рөстәм Миңнеханов Япониянең Rohto Pharmaceutical (Рохто Фармасьютикал) фармацевтика компаниясе җитәкчелеге белән очрашты.

Rohto Pharmaceutical – югары сыйфатлы косметик чаралар, шулай ук дарулар чыгаруы белән бөтен дөньяга мәгълүм.  

Рөстәм Миңнеханов "Татхимфармпрепараты" компаниясе белән хезмәттәшлекне оештыру вариантларын карарга яисә аларга Татарстан Республикасы территориясендә җитештерү урнаштырырга тәкъдим итте.   


ТР Президенты Матбугат хезмәте.