Рөстәм Миңнеханов «Җәмгыятьтә фән һәм технологияләр» халыкара форумы ачылу тантанасында катнашты

01.10.2017

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Япониядә ике көнлек эш сәфәрендә (Киото һәм Токио шәһәрләре). Киото шәһәрендә ул «Җәмгыятьтә фән һәм технологияләр» халыкара форумы ачылу тантанасында катнашты. Форум Халыкара конференц-үзәктә уза. 

«Җәмгыятьтә фән һәм технологияләр» халыкара форумы, фән һәм техниканы кулланып, халыкара мәсьәләләрне чишү юлларын эзләү мәйданчыгы ул. 

Форумда Япония Премьер-министры Синдзо Абэ, Россия Федерациясе Премьер-министры урынбасары Аркадий Дворкович,  "Royal Dutch Shell Plc" директорлар советы рәисе Чарльз Холлидей һәм башкалар катнаша. 

Синдзо Абэ кунакларны сәламләп ассызыклаганча, инновация һәм технологияләр үсешенә аерым дәүләтләр киләчәге генә түгел, ә бөтен дөнья киләчәге бәйле. "Мин ышанам, бергәләп без дөньяны яхшырак итә алабыз", - диде ул. 

РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Аркадий Дворкович чыгышында хәбәр иткәнчә, Япония Россиянең Азия-Тын океан төбәгендә төп хезмәттәше, аеруча фән һәм технологияләр өлкәсендә. Россия 2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионатын уздыруда пилотсыз автомобильләрне куллану мөмкинлекләрен тәкъдим итәчәк, дип хәбәр итте ул. 

Пилотсыз электробусларны "НАМИ" фәнни-тикшеренү институты белән "КАМАЗ" ГАҖ белгечләре эшли, алар ЧМ-2018 дә кулланылачак. 

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте.