Татарстан Президенты Лаеш районында бер мәртәбәлек медицина әйберләрен стерилизацияләү заводын эшләтеп җибәрде

09.02.2018

Бүген Лаеш муниципаль районында бер мәртәбәлек медицина әйберләрен стерилизацияләү буенча яңа җитештерү ачылды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының «Кардиология ФМТҮ» ФДБУнең хирургия буенча генераль директоры урынбасары, йөрәк-кан тамырлары хирургиясе бүлеге җитәкчесе Ренат Акчурин, Бөтенроссия медицина сәнәгате иҗтимагый советы рәисе Юрий Калинин һәм башкалар катнашты.

Казан медик-инструменталь заводы (КМИЗ) проекты 2016 елда старт алган. Хәерби авылының сәнәгать мәйданчыгы территориясендә медицина әйберләрен чыгару буенча тулы цикллы җитештерү үзәге булдырыла башлаган. Яңа комплекс пластик, резина, металл һәм электр-механик медицина материалларының, инструментларының һәм җайланмаларының термолабиль төрләрен җитештерү, стерилизацияләү һәм төргәкләү белән шөгыльләнәчәк.

Быел КМИЗ Татарстан дәвалау учреждениеләренә 100 млн. сумлык  продукция җибәрергә әзер. Җитештерүнең еллык үсеше 200 млн. сум тәшкил итәчәк. 2020 елга җитештерү күләме елына 1,2 млрд. сум булачак.

Яңа комплекс ачылышында чыгыш ясап, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бер мәртәбәлек медицина әйберләрен стерилизацияләү предприятиесе сәламәтлек саклау өлкәсенә бик кирәк иде. «Медицинага бәйле яңа җитештерүләрне үстерү буенча зур планнар бар. Без мондый проектларны гаять мөһим дип саныйбыз», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.