Яңалыклар

04.08.2026

Бүген республика Хөкүмәте Йортында узган брифингта Татарстанда җәйге чорда агымдагы санитар-эпидемиологик вәзгыять һәм куркынычсызлык чараларын үтәү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

01.08.2026

Социаль-мәдәни өлкә объектларын, күп фатирлы йортларны һәм гидротехник корылмаларны капиталь ремонтлау программаларын гамәлгә ашыру турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

28.07.2026

Татарстанда күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясау программасы гамәлдә булган чорда 12 меңнән артык йорт яңартылган. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин хәбәр итте.

26.07.2026

Бүген Казахстанның Петропавловск шәһәрендә татар мәдәнияте бәйрәме Сабантуй узды. Бәйрәм мәйданчыгында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Казахстан Республикасының Төньяк-Казахстан өлкәсе Хакиме Гаүәз Нурмөхәмбәтов булды. Кунакларны ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васыйл Шәйхеразыев озата йөрде. 

26.07.2026

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казахстан Республикасының Төньяк-Казахстан өлкәсе Хакиме Гаүәз Нурмөхәмбәтов белән очрашты. Очрашу Татарстан Рәисенең Петропавловск шәһәренә (Казахстан) эш сәфәре кысаларында узды. 

26.07.2026

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Төньяк-Казахстан өлкәсе Хакиме Гаүәз Нурмөхәмбәтов Петропавловск шәһәрендә (Казахстан) татар әдәбияты классигы Габдулла Тукай бюсынт ачуда катнаштылар һәм чәчәкләр салдылар. 

26.07.2026

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Петропавловск шәһәрендә (Казахстан) эш сәфәрендә.

25.07.2026

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин торак, социаль-мәдәни өлкә объектларын төзү, гражданнарның аерым категорияләрен торак белән тәэмин итү һәм инженерлык инфраструктурасын модернизацияләү буенча Программа чараларын гамәлгә ашыру турында сөйләде. Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

25.07.2026

Республикада урып-җыю эшләренең барышы турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

25.07.2026

Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсе кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов урып-җыю кампаниясе мәсьәләләре буенча берничә йөкләмә бирде. Киңәшмә республиканың муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды. Анда ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Битләр: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>