Машина төзелеше – Татарстан икътисадының төп сегментларының берсе. Бүген республикада автомобильләр, самолетлар, вертолетлар, суднолар һәм машина төзелешенең илебездә һәм чит илләрдә ихтыяҗы булган башка продукциясе җитештерелә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыда Машина төзүче көненә багышланган тантанада хәбәр итте.
Бүген төштән соң Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллы шәһәренә эш сәфәренә килде. Максаты – Машина төзүче көненә багышланган тантанада катнашу.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Эхо Москвы" радиостанциясенең баш мөхәррире Алексей Венедиктов белән очрашты.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген «Евроньюс» телеканалы генераль директоры Майкл Питерс белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасының Казандагы Генераль консулы Исмет Эрикан белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.