Матбугат хезмәтеннән мәгълүмат

2019
  • 2024
  • 2023
  • 2022
  • 2021
  • 2020
  • 2019
  • 2018
  • 2017
  • 2016
  • 2015
  • 2014
  • 2013
  • 2012
  • 2011
  • 2010
  • 2009
  • 2008
  • 2007
  • 2006
  • 2005
  • 2004
  • 2003
  • 1998
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
  • 9
  • 10
  • 11
  • 12
11 2019 ел., җомга

Казанга РФ спорт министры Павел Колобков килде

РФ спорт министры Павел Колобков Татарстанга килде. “Казан” халыкара аэропортында аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.


Минтимер Шәймиев Төркиянең Казандагы Генераль консулы белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Төркия Республикасының Казандагы яңа Генераль консулы Исмет Эрикан белән очрашты.


Татарстан Президенты Россия Фәннәр академиясе институтлары директорлары һәм фәнни җитәкчеләре белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Фәннәр академиясе институтлары директорлары һәм фәнни җитәкчеләре белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды. Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Мәгъзүм Сәлахов, Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров һәм башкалар катнашты. 


Рөстәм Миңнеханов Россия Баш дәүләт экспертиза идарәсе башлыгы Игорь Манылов белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Баш дәүләт экспертиза идарәсе» федераль автономияле учреждениесе башлыгы Игорь Манылов белән очрашты. 

Яклар илкүләм проектларны гамәлгә ашыру, республиканың нефть-газ предприятиеләренең эре проектларны гамәлгә ашыру һәм электрон хезмәт күрсәтүләр системасын үстерү турында фикер алыштылар. Очрашуда шулай ук билгеләп үтелгәнчә, төзелештә бәяләр формалашуны камилләштерү эшендә һәм Россия Федерациясе субъектларында төзелеш ресурсларының агымдагы хакы нигезендә индексларны актуальләштерүдә алга китеш бар.

Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты Җитәкчесе Шамил Гаффаров, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Равиль Зарипов һәм Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин да катнаштылар.