Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” Республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, Ульяновск өлкәсе губернаторы Сергей Морозов Болгар тарих-археология комплексында булдылар. Аларны ТР буенча Баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов озата йөрде.
Бүген республикада мәгарифнең яңа тармаклары – цифрлы мәктәп, полилингваль белем бирү һәм башка юнәлешләр актив үсә. Һичшиксез, Татарстан укытучылары бу эштә югары нәтиҗәләргә ирешерләр. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Халыкара укытучылар көненә багышланган тантанда хәбәр итте. Тантана Казанда В.И.Ленин ис. МСКда узды.
Бүгенге көндә Татарстан Росреестры “контактсыз технологияләр” үсешенә зур игътибар бирә. Бу хакта бүген ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин РФ Росреестры һәм Беларусь Дәүләт милек комитеты коллегияләренең уртак утырышы ачылышында белдерде.
Бу чара Казанда “Корстон” мәйданчыгында узды. Анда РФ икътисади үсеш министры урынбасары – Росреестр җитәкчесе Виктория Абрамченко һәм Беларусь Дәүләт милек комитеты рәисе Андрей Гаев катнашты.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген В.А.Алмазов исемендәге Милли медицина тикшеренү үзәге генераль директоры Евгений Шляхто белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ икътисадый үсеш министры урынбасары - Росреестр башлыгы Виктория Абрамченко белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.