Матбугат хезмәтеннән мәгълүмат

2019
  • 2024
  • 2023
  • 2022
  • 2021
  • 2020
  • 2019
  • 2018
  • 2017
  • 2016
  • 2015
  • 2014
  • 2013
  • 2012
  • 2011
  • 2010
  • 2009
  • 2008
  • 2007
  • 2006
  • 2005
  • 2004
  • 2003
  • 1998
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
  • 9
  • 10
  • 11
  • 12
17 2019 ел., пәнҗешәмбе

Рөстәм Миңнеханов ВЭБ.РФ рәисенең беренче урынбасары Михаил Кузовлев белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ВЭБ.РФ рәисенең беренче урынбасары – идарәсе әгъзасы Михаил Кузовлев белән очрашты. 


Алексей Песошин Федераль Балыкчылык агентлыгының Урта Идел территориаль идарәсе җитәкчесе белән очрашты

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Федераль Балыкчылык агентлыгының Урта Идел территориаль идарәсе җитәкчесе Вадим Ткачев белән очрашты.


Рөстәм Миңнеханов Казан федераль университетының Күзәтүчеләр советы утырышын уздырды

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Казан федераль университетының Күзәтүчеләр советы утырышы узды. Утырышта Совет әгъзалары, шул исәптән Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры урынбасары Марина Боровская һәм Россия Федерациясе Финанс министры урынбасары Алексей Лавров катнашты.

«Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов һәм «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин көн тәртибендәге мәсьәләләр буенча фкерләрен язма рәвештә җибәргәннәр.  


Рөстәм Миңнеханов Федераль балыкчылык агентлыгының Урта Идел территориаль идарәсе җитәкчесе Вадим Ткачев белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Федераль балыкчылык агентлыгының Урта Идел территориаль идарәсе җитәкчесе Вадим Ткачев белән очрашты.


Рөстәм Миңнеханов FIX компанияләр төркемнә нигез салучы һәм президенты Дмитрий Еремеев белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов FIX компанияләр төркемнә нигез салучы һәм президенты Дмитрий Еремеев белән очрашты.

Очрашу Казан Кремлендә узды. 

Мәгълүмат технолошияләре өлкәсенә караган мәсьәләләр турында сүз барды. 


Рөстәм Миңнеханов "Динамо-Казан" үләндә хоккей буенча ир-атлар командасын чираттагы искиткеч җиңүләре белән котлады

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Динамо-Казан" үләндә хоккей клубын чираттагы искиткеч җиңүләре белән котлады. 

"Динамо-Казан" үләндә хоккей буенча ир-атлар командасы суперлигада катнашучы командалар арасында 17нче кат Россия чемпионы исемен яулады. 

Спортчыларны котлау чарасы Казан Кремлендә узды. 

 


Рөстәм Миңнеханов: Республика программаларын гамәлгә ашыру бөтен финанс системасының килешеп эшләвен таләп итә

2019 елның 9 аенда Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетының салым һәм салым булмаган керемнәре 205 млрд. сумнан артты. Узган елның шул ук чорына караганда үсеш 7,3% тәшкил итте. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген 2019 елның 9 ае эчендә Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетын үтәү йомгаклары һәм 2019 ел азагына кадәр бурычлар буенча Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсендә хәбәр итте. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнаштылар.