Матбугат хезмәтеннән мәгълүмат

2019
  • 2024
  • 2023
  • 2022
  • 2021
  • 2020
  • 2019
  • 2018
  • 2017
  • 2016
  • 2015
  • 2014
  • 2013
  • 2012
  • 2011
  • 2010
  • 2009
  • 2008
  • 2007
  • 2006
  • 2005
  • 2004
  • 2003
  • 1998
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
  • 9
  • 10
  • 11
  • 12
26 2019 ел., шимбә

Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Думасының Сәламәтлек саклау комитеты әгъзалары белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Думасының Сәламәтлек саклау комитеты әгъзалары белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. 

Искәртик, Дәүләт Думасының Сәламәтлек саклау комитеты делегациясен аныд рәисе Дмитрий Морозов җитәкләде. Алар Казанга эш сәфәре белән килделәр. 


Татарстанда 2020 елда җыелачак уңышка уҗымнар 498,1 мең гектар мәйданда чәчелгән

Татарстан Республикасында 2020 елда җыелачак уңышка уҗымнар 498,1 мең гектар мәйданда чәчелгән, шуларның 371,3 мең гектары (74,5 процент) бодай, 121,6 мең гектарда (24,4 процент) арыш. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортыннда узган киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.

Киңәшмәне бутен муниципаль районнар белән видеоконференцияреңимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. 

"Күпчелек хуҗалыклар уҗымнарны тенология тәлапләре буенча чәчте, яхшы кышларлар дип өметләнәбез", - диде Марат Җәббаров. 

 


Рөстәм Миңнеханов социаль объектларны төзүнең һәм аларга капремонт ясауның барышы турында чираттагы киңәшмә уздырды

2019 елга Татарстан Республикасында күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт программасы гомуми күләмнән 97,9%ка үтәлгән. Торак фонды   мониторингы белешмәләре буенча бу 5 млрд. 387 млн. 625 мең сум тәшкил итә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.