Яңалыклар

19.07.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ВТБ президенты урынбасары - идарәсе рәисе Денис Бортников белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Яклар ВТБ банкы белән Татарстан Республикасы Хөкүмәте арасында җирле предприятиеләргә ярдәм күрсәтү һәм республиканың мөһим проектларын финанслау өлешендә хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар. 

18.07.2018

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Вьетнам Социалистик Республикасының РФдәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Нго Дык Мань әфәнде белән очрашты. 

18.07.2018

Бүген 2018 елның 1 яртыеллыгында берләштерелгән бюджет үтәлеше йомгаклары һәм 2018 елга бурычлары буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында республика финанс, казначылык, салым органнары киңәшмәсе узды.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры  Алексей Песошин да катнашты.  

18.07.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Сименс» немец компаниясе җитәкчелеге белән очрашты.   

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин, республика министрлыклары һәм әйдәүче  энергетика предприятиеләре вәкилләре катнашты. 

17.07.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов А.А. Высоковский исемендәге Югары урбанистика мәктәбендә белем алучы Татарстан студентларының "Казанның үсешенең бүленешле моделе" тикшеренүләрен уңай бәяләде.

Тикшеренү презентациясен Moscow Urban Forum 2018 (MUF) Мәскәү урбанистика форумы кырларында үткәрделәр. 

17.07.2018

Бүген ТР Хөкүмәте йортында “Яр Чаллы”өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясендә (ТОСЭР) эшчәнлек алып бару турында килешү төзү өчен Гаризалар карау буенча комиссиянең чираттагы утырышы узды. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.

17.07.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Катар муниципалитет һәм әйләнә-тирә мохит министры Мөхәммәт Абдулла Әл Румахаи әфәнде белән очрашты. 

Очрашу Moscow Urban Forum Мәскәү урбанистика форумы кысаларында "Зарядье" паркын мәйданында узды. 

17.07.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Moscow Urban Forum 2018 (MUF) Мәскәү урбанистика форумында катнаша. 

Форум Мәскәү Хөкүмәте ярдәмендә 2011 елдна бирле уза. Бу шәһәрләр төзү, архитектура, икътисад һәм шәһәрләрне стратегик планлаштыру өлкәсендә халыкара конгресс.

17.07.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәү шәһәренә эш сәфәре кысаларында Россия Федерациясендә Төбәк үсеше буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышында катнашты.    

Утырышны Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Виталий Мутко уздырды.

17.07.2018

Бүген Мәскәүдә «Шәһәр тирәлеге» федераль партия проектының Иҗтимагый советы утырышын Татарстан Республикасы Президенты – проектның Иҗтимагый советы башлыгы Рөстәм Миңнеханов уздырды.  

Утырыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасында узды.  

Утырышның төп темасы – «Шәһәр тирәлеге» федераль партия проектының Иҗтимагый советының агымдагы бурычлары турында.   

Битләр: << 981 982 983 984 985 986 987 988 989 ( 990 ) >>