Рөстәм Миңнеханов: Вьетнамда Татарстан җитештерүчеләре продукциясе билгеле

18.07.2018

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Вьетнам Социалистик Республикасының РФдәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Нго Дык Мань әфәнде белән очрашты. 

Татарстан Россия-Вьетнам мөнәсәбәтләре кысаларында Вьетнам белән хезмәттәшлекне үстерүгә аеруча игътибар итә, диде Рөстәм Миңнеханов. "Бүген илләребез арасында сәүдә-икътисадый, инвестицион һәм мәдәни-гуманитар өлкәләрдә хезмәттәшлек арта. Евразия икътисади берлеге илләре һәм Вьетнам арасында ирекле сәүдә улкәсендә зур эш алып барыла. Шулай ук 2019 елда Россиядә Вьетнам елын, ә Вьетнамда Россия елын уздыру турында килешенде, аны дустанә мөнәсәбәтлрә нигезләре турындагы килешүне имзалауга 25 ел тулуга багышлыйлар", - дип билгеләде ул. 

Ул Вьетнам һәм Россия җитәкчелегенә төбәкара хезмәттәшлекне үстерүгә игътибар итүләре өчен рәхмәтен белдерде. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Татарстан да үз дәрәҗәсендә эшлекле элемтәләрне үстерүгә ярдәм итә ала. 

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Вьетнамда Татарстан җитештерүчеләре продукциясе билгеле: авыр йөк машиналары, вертолетлар, суднолар. Аерым алганда, Зеленодольск суднолар төзү заводы Вьетнамга 4 "Гепард" фрегатын тапшырды. 

Татарстан Президенты нефть эшкәртү, нефть химиясе, энергетика, автомобильләр төзү, ИТ, медицина, агросәнәгать һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлек итеп булуын ассызыклады. "Авыл хуҗалыгы - безнең багланышлар өчен перспектив юнәлеш. Бүген Татарстан - Россиядә иң эре сөт җитештерүче. Без Вьетнам компанияләре белән хезмәттәшеккә ачык", - диде ул.  

ТР Президенты фикеренчә, фән һәм мәгариф өлкәләрендә хезмәттәшлек мөмкинлекләре зур. Бүген республика вузларында Вьетнанан 124 студент белем ала. Татарстан университетлары Вьетнам мәгариф учреждениеләре белән элемтәдә тора. 

Рөстәм Миңнеханов шулай ук республикада 600 Вьетнам гражданы яшәвен искәртте. Татарстан халыклары ассамблеясендә "Доанкет" милли-мәдәни автономия оештырылды. 

Нго Дык Мань әфәнде Татарстан Президентын Россиядә футбол буенча дөнья чемпионаты уңышлы узуы белән котлады. 

Нго Дык Мань әфәнде төбәкара дәрәҗәдә хезмәттәшлекне актив рәвештә үстерүне хуплады. Перспектив юнәлешләр арасында туризм һәм авыл хуҗалыгын атады. 

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.