Яңалыклар

09.08.2018

Бүген Татарстан башкаласында “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәге мәйданчыгында “Авиакосмик технологияләр, заманча материаллар һәм җиһазлар” (АКТО) IX халыкара махсуслаштырылган күргәзмә ачылды.

Ачылыш тантанасында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

08.08.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов төштән соң Алмата өлкәсе Хакиме Амандык Баталов белән очрашты.

Очрашу Казан Кремлендә узды.

Искәртәбез, бүген Татарстанга танышу визиты белән (2018 елның 7-10 августы) Алмата өлкәсеннән (Казахстан) зур делегация килде.

Бүген Алмата өлкәсе вәкилләре Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгында булдылар, аларга анда Татарстан Республикасының  инвестицион һәм икътисадый потенциалы тәкъдир ителде, аннары югары технологияләр технопаркы – ИТ-парк эшчәнлеге белән таныштылар, шуннан соң «Эйдос-робототехника» һәм «Эйдос-Медицина» үзәгендә булдылар.

08.08.2018

Бүген Чистайда «Моношәһәрләрне үстерү фонды» коммерциячел булмаган оешма идарәсенең күчмә утырышы узды. 

Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.   

Фонд идарәсе әгъзалары күп юнәлешле “Чаллы шәһәре” муниципаль берәмлегендә инвестиция проектларын гамәлгә ашыру өчен кирәкле инфраструктура объектларын төзү һәм (яисә)  реконструкцияләү чараларын гамәлгә ашыру максатларында Татарстан Республикасы һәм күп юнәлешле “Чаллы шәһәре” муниципаль берәмлеге бюджетлары чыгымнарын финанслашуга заявканы карадылар.

08.08.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов урып-җыю эшләренең барышы белән танышу өчен Алексеевск муниципаль районына эш сәфәре кылды. Сәфәрендә аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм Алексеевск  районы Башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Демидов озата йөрде. 

08.08.2018

Бүген Чистайда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Бетар» җитештерү-коммерциячел фирмасында булды.   

«Бетар» ПКФ ҖЧҖ предприятиесе 1996 елда төзелгән. Бүген «БЕТАР» якынча 40 атамада продукция чыгара. Төп продукциясе - су счетчикларының төрле модификацияләре, фатирлар һәм сәнәгать предприятеләре өчен.

 

08.08.2018

Бүген Чистай муниципаль районына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Белый Кремль» сыра заводын карап чыкты.

Рөстәм Миңнеханов яңа предприятиенең җитештерү мәйданчыкларында булды, эшләтеп җибәрү эшләренең тәмамлануы белән танышты, заманча җайланмаларга бәя бирде.  

08.08.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чистай муниципаль районы хуҗалыклары җитәкчеләре һәм инвесторлар, авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты.

Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов бүген республикадагы урып-җыю кампаниясе кысаларында басулар өстеннән очып узды. 

Иртән ул Мамадыш муниципаль районына барды, аннан Чистай районы басуларына юнәлде.

08.08.2018

Бүген Татарстанда бер юлы 7 яңа капланган йөзү бассейннары ачылды: Апас, Югары Ослан, Түбән Кама, Питрәч,Мамадыш,Тукай һәм Теләче районнарында. Мамадыш районының административ үзәгендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында спорт объекты тантаналы рәвештә ачылды. 

08.08.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мамадыш муниципаль районында булды. ТР Президенты ужыш ьыю кампаниясе барышын тикшерде, «АПК Продовольственная программа» ҖЧҖнең яңа ит комбинатында булды. 

07.08.2018

Бүген Татарстанга Казахстан Республикасы Алмата өлкәсе делегациясе килде. Делегацияне Алмата өлкәсе Хакиме Амандык Баталов җитәкли. "Казан" халыкара аэропортында кунакларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев, ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов каршы алдылар. 

Битләр: << 981 982 983 984 ( 985 ) 986 987 988 989 990 >>