ТР Хөкүмәте йортында “Яр Чаллы”өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясендә инвестицион проектларны гамәлгә ашыру буенча ике компаниянең гаризасын хупладылар

17.07.2018

Бүген ТР Хөкүмәте йортында “Яр Чаллы”өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясендә (ТОСЭР) эшчәнлек алып бару турында килешү төзү өчен Гаризалар карау буенча комиссиянең чираттагы утырышы узды. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.

Киңәшмәне ачып, ТР Хөкүмәте рәисе “Яр Чаллы” ТОСЭР булдырылганнан соң, 2 ел эчендә шәһәргә 21 резидент җәлеп ителгән, инвестицияләрнең гомуми күләме 24 млрд сумнан артык, 3 мең эш урыны булдырылган, дип хәбәр итте.

Аннары комиссия әгъзалары ике компания - “Коммуналь хуҗалык машиналары” ҖЧҖ һәм “Термокреп” ҖЧҖнең инвестицион проектларын карадылар.

“Коммуналь хуҗалык машиналары” ҖЧҖ генераль директоры Алексей Долинин махсуслаштырылган машиналар эшләп чыгару буенча җитештерүне булдыру проектын тәкъдим итте. Инвестициянең гомуми күләме 95 млн сум тәшкил итә, 48 яңа эш урыны булдыру планлаштырыла.

“Термокреп” ҖЧҖ генераль директоры Денис Петров термодиффузион  метал өслекле метал эшләнмәләр җитештерүне оештыру буенча планнары турында сөйләде. Инвестициянең күләме 130,7 млн сум тәшкил итә, 40 эш урыны булдыру ниятләнә.

Тәкъдим ителгән гаризалар буенча фикер алышканнан соң, ике проект та хупланды.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Булат Низамиев.