Рөстәм Миңнеханов «Сименс» компаниясе җитәкчелеге белән очрашты

18.07.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Сименс» немец компаниясе җитәкчелеге белән очрашты.   

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин, республика министрлыклары һәм әйдәүче  энергетика предприятиеләре вәкилләре катнашты. 

Кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республиканың немец компаниләре белән эшләү тәҗрибәсе зур. Татарстан белән «Сименс» арасындагы үзара хезмәттәшлек 2012 елда имзаланган килешү нигезендә гамәлгә ашырыла. «Сименс» – Татарстанның  стратегик партнёры. Безнең багланышлар сегментлары бик киң», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстанда немец концерны энергетика һәм нефть химиясе өлкәсендәге проектларда катнаша, югары уку йортлары белән тыгыз хезмәттәшлек алып бара. Моннан тыш, республикада нефть-газ предприятеләре өчен «Сименс» датчикларын җыю линиясе эшләп килә.

Очрашуда катнашучылар Татарстан белән «Сименс» арасында мәгариф, цифрлы медицинаны үстерү өлкәсендәге хезмәттәшлекне ныгыту мәсьәләләрен карадылар, шулай ук энергетика өлкәсендә перспектив проектлар турында фикер алыштылар.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.