Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ВТБ президенты урынбасары - идарәсе рәисе Денис Бортников белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Яклар ВТБ банкы белән Татарстан Республикасы Хөкүмәте арасында җирле предприятиеләргә ярдәм күрсәтү һәм республиканың мөһим проектларын финанслау өлешендә хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
«Татарстан лаеклы рәвештә илнең икътисадый яктан алга киткән һәм тотрыклы төбәкләреннән берсе санала һәм аның үсеш потенциалы зур. Татарстан ҖТПда кече бизнес өлеше генә дә 25%тан артык. ВТБ монда 2002 елдан бирле эшли һәм төбәкнең төп финанс партнерларыннан берсе», - диде Денис Бортников.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үз чиратында билгеләп үткәнчә, ВТБ банкы – республиканың күп кенә мөһим проектлары буенча ышанычлы партнеры.
Очрашу барышында билгеләп үтелгәнчә, ВТБ банкының бүген Татарстанда кече һәм урта эшкуарлык сегментындагы кредит портфеле 2018 елның 1 яртыеллыгы йомгаклары буенча 33 млрд. сумга җитте, ә бизнеска бирелгән кредитлар күләме – 31 млрд. сум, бу үткән елның шушы чорына карата 68%ка артык.