Рөстәм Миңнеханов Киров өлкәсендә XV Бөтенроссия авыл Сабантуенда катнашты

28.06.2025

Бүген Киров өлкәсенең Нократ Аланында XV Бөтенроссия авыл Сабантуе узды. Бәйрәмдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Киров өлкәсе Губернаторы Александр Соколов, Пенза өлкәсе Губернаторы Олег Мельниченко, ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васыйл Шәйхеразыев катнашты.

Нократ Аланында Россиянең 70тән артык төбәгеннән кунаклар җыелды. Бәйрәм кысаларында халык кәсепләре ярминкәләре һәм авыл хуҗалыгы техникасы күргәзмәсе оештырылды, аларда агросәнәгать комплексының традицион һөнәрләре һәм заманча казанышлары күрсәтелде. Билбау көрәше буенча бөтенроссия ярышлары, шулай ук ат клубларының махсус җиһазландырылган ипподромда чыгышлары үзәк вакыйга булды. Спорт программасына волейбол буенча турнирлар һәм кул көрәше буенча ярышлар өстәлгән.

Бәйрәмнең мәдәни өлеше Татарстан, Киров өлкәсе һәм Россиянең башка төбәкләреннән килгән иҗат коллективлары чыгышларыннан гыйбарәт булды. Халык традицияләрен яратучылар өчен рус һәм татар уеннары, милли биюләр белән интерактив мәйданчыклар оештырылган иде.

Рөстәм Миңнеханов, Александр Соколов һәм Олег Мельниченко Киров өлкәсендә яшәүче халыкларның мәдәниятен һәм көнкүрешен чагылдырган этноутарлар белән таныштылар. Сабантуй территориясендә нократ, татар һәм башкорт хуҗалыклары бар иде. Биредә теләгән һәркем милли ашлардан авыз итә, традицион һөнәрләр һәм халык киемнәрен күрә, җирле халыкның мәдәнияте һәм яшәү рәвеше турында күбрәк белә ала.

Бәйрәмдә Татарстан данын Кукмара районы тәкъдим итте. Аерым чаралар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышланды.

Киров өлкәсе Губернаторы Бөтенроссия авыл Сабантуенда катнашучыларны һәм кунакларны сәламләде. "Мондый колачлы вакыйганы уздыруны безгә ышанып тапшырганнары өчен Татарстан җитәкчелегенә аерым рәхмәт. Без - күп милләтле халык. Руслар, татарлар, башкортлар, мордвалар, марилар, удмуртлар, Россиянең барлык төп халыклары – без бергә яшибез һәм Ватаныбызны яратабыз. Бигрәк тә махсус хәрби операция ветераннарын сәламлисем килә. Аллаһ кушып, егетләребезнең барысы да өйләренә җиңү белән әйләнеп кайтсын", - диде Александр Соколов.

Рөстәм Миңнеханов Киров өлкәсе җитәкчелегенә чараны бик яхшы оештырганнары өчен рәхмәт белдерде. "Бу искиткеч бәйрәмдә катнашу безнең өчен зур мәртәбә. Бүгенге Сабантуй хуҗалары - безнең яхшы дусларыбыз. Без сезнең кунакчыллыгыгызны тулысынча тоябыз. Бу безнең иң яраткан бәйрәмебез. Барыгызга да чын күңелдән нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим", - диде республика Рәисе.

Башкортстан вице-премьеры - сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров исеменнән сәламләү сүзләрен укыды: «Бу - Урал һәм Идел буе халыклары гасырлар дәвамында билгеләп үткән иң якты һәм яраткан бәйрәмнәрнең берсе. Бүген аны бөтен Россия һәм чит илләрдә шатланып каршы алалар. Сабантуй - безнең уртак хезмәт, дуслык һәм татулык бәйрәме. Ул үзенең эшләре һәм көндәлек хезмәте белән туган җиргә мәхәббәтен исбатлаучы, тынычлык һәм татулыкны ныгытучы, бөтен көчен Ватанның чәчәк атуына салучыларны данлый».

Киләсе елда XVI Бөтенроссия авыл Сабантуе Пенза өлкәсенең Кече Труев авылында узачак. Өлкә Губернаторына Бөтенроссия авыл Сабантуеның күчмә символы - «Тулпар» тапшырылды. "Киләсе Сабантуйның кунакчыл Пенза җирендә узачагы белән горурланам. Ышанычыгыз өчен рәхмәт!"- диде Олег Мельниченко.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.