Бүген Казанда Галиәсгар Камал исемендәге театрның яңа бинасында 31 нче «Алтын битлек» Россия илкүләм театр премиясен тапшыру тантанасы узды. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов булды.
"Сезне Галиәсгар Камал исемендәге яңа театрда, әлеге истәлекле чарада сәламләвемә шатмын. Татарстан башкаласы - кунакчыл Казанда „Алтын битлек“ премиясен тапшыру тантанасын кабул итү безнең өчен зур мәртәбә. Ышанычыгыз өчен зур рәхмәт!"- диде Рөстәм Миңнеханов үзенең сәламләү сүзендә.
«Алтын битлек» премиясе һәм фестивале президенты Владимир Машков искәрткәнчә, илнең төп театр премиясе беренче тапкыр Казанда тапшырыла. "Минем өчен монда булу бик зур дәрәҗә. Республика җитәкчелегенә әлеге колачлы вакыйганы оештыруда ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерәсем килә. Шулай ук безне саклаган һәм яраткан эше белән шөгыльләнергә мөмкинлек биргән Ватаныбызны саклаучыларга аерым рәхмәт сүзләре», - дип ассызыклады Владимир Машков.
Премияне алу конкурсында премьералары 2023 елның 1 августыннан 2024 елның 31 июленә кадәр булган спектакльләр катнаша. Россиянең 170 шәһәреннән барлыгы 734 гариза килгән. Модерация узган һәм катнашуга 567 гариза кертелгән.
2023-2024 сезонының иң яхшы спектакльләрен жюри Мәскәүдә һәм Россиянең башка шәһәрләрендә узган «Алтын битлек» фестивале нәтиҗәләре буенча сайлаган. Ул март аенда төбәк этабыннан башланып башкалада 2 июньдә тәмамланган. Фестиваль афишасында 44 спектакль тәкъдим ителгән.
Россиянең төп театраль бүләген тапшыру тантанасы алдыннан Казанда мәгариф һәм мәдәни чаралар циклы – «Алтын битлек» көне узды. Цикл 25 июньдә старт алды һәм 26 июньдә дәвам итте. Ул мастер-класслар, театр өлкәсенең әйдәп баручы экспертлары лекцияләре, тамашачылар белән иҗади очрашулар белән киң мәгърифәтчелек программасын күздә тота.
«Алтын битлек» көне мәйданчыклары Татарстан Республикасы Милли китапханәсе, Казан дәүләт мәдәният институты, Н. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе, Камал театрының яңа бинасы булды.
Тантаналы кичә шәһәр халкы һәм кунаклары өчен театр тамашалары булган урам бәйрәмен алдан ук күз алдында тотты. «Алтын битлек» премиясе һәм фестивале РФ Мәдәният министрлыгы, Президентның Мәдәни инициативалар фонды, генераль партнер – Сбер ярдәмендә уза.