Бүген Татарстан Республикасы Президенты видеоконференцэлемтә режимында Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев үткәргән селекторлы киңәшмәдә катнашты. Киңәшмә «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында мәгариф объектларын төзүгә багышланган иде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Беларусь Республикасының Россия Федерациясендә Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Владимир Семашко белән очрашты.
Очрашу Казан Кремлендә узды.
Рөстәм Миңнеханов илчегә Татарстан нефть-газ форумында катнашуы өчен рәхмәт белдерде.
Гомумән, Рөстәм Миңнеханов Беларуьның Россиядәге илчелегенә Татарстан-Беларусь хезмәттәшлеген үстерүдәге эше һәм Татарстан делегациясенең сентябрь аенда Беларуська визитын әзерләүләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.
"Беларусь Республикасы - Татарстанның алдынгы чит ил пратнеры", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Кристаллик фундаментның углеводород һәм минераль-чимал потенциалы» халыкара фәнни-техник конференциясендә катнашучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте.
Конференция Татарстанның нефть-газ химиясе форумы кысаларында «Казан ярминкәсе» ХКҮдә узды.
Бүген Татарстанның нефть-газ химиясе форумында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Нефть, газ. Нефть химиясе», «GEO-КАЗАН: Геологоразведка. Геодезия. Картография», «Интерпластика Казан 2019» күргәзмәләрендәге иң яхшы экспонатлар, проектлар һәм техник хәл ителешләр өчен премияләр тапшырды. Биш төп бүләкнең өчесен «Татнефть» ГАҖ алды.
Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Казанның “Весна” торак комплексында күп профильле 185нче лицей ачылышы тантанасында катнашты.
Татарстан Премьер-министры барысын да бәйрәм белән – Белем көне һәм яңа уку елы башлану белән котлады.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның нефть-газ химиясе форумында катнашты.
Чара «Казан Ярминкәсе» КҮ территориясендә уза. Татарстанның нефть-газ химиясе форумында Россиянең 31 төбәгеннән һәм 23 чит илдән 180 әйдәүче тармак компаниясе һәм предприятиесе катнаша.
Форумны оештыручылар – Татарстан Республикасы Хөкүмәте, «Казан ярминкәсе» ААҖ. Форум Татарстан Республикасы Президенты ярдәмендә уздырыла.
Форум кысаларында «Нефть, газ. Нефть химиясе» 26 нчы халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсе, «GEO-КАЗАН: Геологоразведка. Геодезия. Картография» 9 нчы махсуслаштырылган күргәзмәсе, «Интерпластика Казан» 5 нче халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсе уза, түбәндәге актуаль темалар буенча 17 эшлекле чара булачак: халыкара һәм бөтенроссия конференциясе, түгәрәк өстәлләр, семинарлар, панель дискуссияләре, презентацияләр һәм мэтчмейкинг (matchmaking) принцибы буенча оештырылган Татарстан Республикасы нефть-газ һәм химия предприятиеләренең баш технологларының, механикларының һәм энергетиковларының бизнес-очрашулары һәм башкалар.
Кадерле татарстанлылар!
Хөрмәтле укытучылар!
Укучыларны һәм студентларны, ата-аналарны, укытучылар һәм тәрбиячеләрне, Татарстан мәгариф системасы хезмәткәрләрен һәм ветераннарын Белем көне һәм яңа уку елы башлану уңаеннан ихлас күңелдән тәбрик итәм.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Чистайда "Камалия" тәрбия үзәгендә булды.
"Камалия" үзәге 1847 елда төзелгән тарихи бинада урнашкан.
Бүген бина мәйданы 550 кв. метр тәшкил итә, анда бер вакытта 200 кеше шөгыльләнә ала. Үзәкнең эшчәнлеге театраль сәнгать, робототехника, ИТ-технологияләр, ораторлык осталыгы, балалар сәнгате, чит телләр өйрәнүгә юнәлдерелгән.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә шәһәрнең чистарту корылмаларын төзекләндерү барышы белән танышты. Аны Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесе Тимур Нагуманов, "ТР Газлаштыру, энергия саклау технологияләре һәм инженер челтәрләрен үстерү фонды" генераль директоры Җәүдәт Миңнеәхмәтов озата йөрделәр.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәткә эш сәфәре кысаларында «Татнефть» ГАҖнең яшь хезмәткәрләре арасында һөнәри осталык конкурсын ачу тантанасында катнашты. Чарада шулай ук Әлмәт районы Башкарма комитеты җитәкчесе Тимур Нагуманов, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов, «КазМунайГаз» НК АҖ идарәсе рәисе урынбасары – финанс директоры Даурен Карабаев һәм башкалар катнашты.